Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2018, 14:51

Илсур Метшин һәм Артем Хохорин “Московский” полиция бүлегенең яңа бинасын ачтылар

Хокук саклау органнарына Сабан ур., 7б адресы буенча урнашкан бина бирелде һәм төзекләндерелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Екатерина Виславская). 5 номерлы “Московский” полиция бүлегенең шәхси составы яңа адрес буенча эшкә кереште. Сабан ур., 7б адресы буенча урнашкан төзекләндерелгән бинаны ачу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин катнашты.

5 номерлы “Московский” полиция бүлеге территориясендә 5 тәртип саклау терәк пункты бар, ул 74 мең кешегә, 280 торак йортка, 14 мәктәпкә һәм 17 балалар бакчасына хезмәт күрсәтә. Аның штатында – 99 хезмәткәр һәм 2 ирекле ялланган белгеч. Моңа кадәр бүлек Восстание ур., 55 адресы буенча эшләде. Полициягә Мәскәү районы суды урнашкан бина тапшырылды һәм төзекләндерелде. Төзекләндерү эшләре 2017 елның ноябрендә башланды. Эшләрнең бәясе 17 млн сумга бәяләнә. 5 номерлы “Московский” полиция бүлеге хезмәткәрләре яңа бинада эшкә кереште.

“Мәскәү районы бүлеген башка бинага күчерү идеясе күптән бар иде. Судка рәхмәтемне белдерәм, яңа бина төзегәч, монысын безгә калдырды. Прокуратурага да рәхмәт. Әлеге бинага алар да дәгъва кылган иде. Ләкин прокурор, полициянең нинди шартларда эшләгәнен күргәч, безгә юл бирде. Яңа шартларда полиция бүлеге тагын да яхшырак эшләр, дип уйлыйм”, - диде ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Ул өстәгәнчә, хезмәткәрләр өчен яхшы эш шартлары булдыру нәтиҗәле эш нигезе булып тора, моңа шәһәр администрациясе ярдәмендә ирешелде. “Агымдагы елда гына федераль үзәк, республика хакимияте, Казан Мэриясе ярдәмендә дүртенче бүлекне яңа урынга күчерәбез. Чиратта “Савиново” полиция бүлеге. Мине, министрны буларак, бу бик шатландыра”, - диде министр Казан Мэрына аерым рәхмәтләр әйтеп.

Илсур Метшин, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, яңа бина 2018 елның әһәмиятле вакыйгасы – футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ачыла. “Бу безнең уртак, системалы эшебез. Шәхси состав намус белән башкарган хезмәтнең әһәмиятен аңлыйбыз. Сезнең эшегез ярдәмендә Россиянең иң имин шәһәрләренең берсендә яшибез һәм зур, әһәмиятле чаралар үткәрәбез, - диде шәһәр башлыгы. – Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы – шәһәрнең йөзе. Шәһәр сездән башлана. Барлык чараларда да шәхси состав үзен яхшы яктан гына күрсәтте”. Бүләк итеп ул 5 номерлы “Московский” полиция бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Ильяс Нургалиевка компьютер техникасы алу өчен сертификат тапшырды.

Яңа бинага күчү хөрмәтенә полиция бүлеге автомобиль паркы Lada Granta машинасы белән тулыланды – ачкычны бүлек җитәкчелегенә Артем Хохорин тапшырды. Моннан кала, подрядчы оешма “Перспектива” ҖЧҖ директоры Вензел Сәләховка “Татарстан Республикасының эчке эшләр министрыннан” язулы кортик бирелде. Ильяс Нургалиев Вензел Сәләхов кулларыннан символик ачкыч алды һәм кунаклар бинага үттеләр.

Илсур Метшин бинаны карап чыкты.

Чарада ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук саклау комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
"Московский" полиция бүлеген ачу тантанасы, 28.05.2018
Видеорепортаж
28.05.2018 12:24
Казанда "Московский" полиция бүлеге ачылды
Барлык яңалыклар