Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.10.2018, 11:05

Илсур Метшин: “Үзенчәлекле балаларны мәктәпкә әзерләү – төп нәтиҗә”

Бу елда Казанның Совет районындагы ике балалар бакчасында катлаулы тайпылышлары булган аутистик спектрлы балалар өчен махсус юнәлешле төркемнәр ачылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь, Алсу Сафина). Бу елда Казанның Совет районындагы ике балалар бакчасында – 109-нчы номерлы катнаш төрдәге һәм 159-нчы номерлы катнаш төрдәге бакчада – катлаулы тайпылышлары булган аутистик спектрлы балалар өчен махсус юнәлешле төркемнәр ачылды. Беренчесенә сентябрь аеннан 10 бала йөри башлаган. Мондый төркемнәрдәге эш ничек оештырылышы белән Казан Мэры Илсур Метшин 109-нчы номерлы балалар бакчасына барган вакытта танышып кайтты. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, аутизмлы балалар аралаша һәм җәмгыятькә яраклаша алачаклар.

Әлеге балалар бакчасында 1-нче сентябрьдән 5 кешелек ике төркем эшли башлаган. Алар Казан Мәгариф идарәсе белән берлектә “Синең файдаңа” хәйрия фонды тарафыннан ачылганнар. Төркем биналарында косметик ремонт уздырылган. Фондның җитәкчесе Дарина Табакова балалар бакчасының җентекләп сайлауларын җиткергән – балалар шөгыльләнә торган биналар беренче катта булган балалар бакчаларына өстенлек бирелгән. Моннан кала, ике төркемнең бер блокта булуы, аларның һәрберсендә уртак бүлмә һәм ял итү зонасы кирәк булган. Бер төркемне әзерләүгә гражданнар җәмгыяте үсеше өчен РФ Президентының гранты юлланган.

Ресурс төркемнәрне ачар алдыннан балалар бакчасының 10 педагогы үз-үзеңне тотуның гамәли анализы – аутистик спектрлы тайпылышлары булган балаларга тьютор булу буенча курслар узган.

Ресурс төркемнәренә 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар йөри. Балалар бакчасына кабул итәр алдыннан һәр бала махсус методика буенча тест үткән, нинди күнекмәләргә ия булулары ачыкланган. Шуңа таянып белем бирү һәм тәрбия процесслары оештырылган. Мәсәлән, кайсы бала сөйләшми, кемдер сөйләмне начар аңлый. Дәресләр төрле форматларда алып барыла, балалар яшь буенча түгел, ә күнекмәләрнең үсеш дәрәҗәсе буенча шөгыльләнә.

Тьюторлар белән беррәттән балаларга профессионал дефектологлар һәм нейропсихологлар да дәрес бирә.

Мэр шулай ук сенсор “бушануы” һәм ял итү бүлмәсендә дә булды. “Синең файдаңа” хәйрия фонды кураторы А.Устиновская билгеләп үткәнчә, аутизмлы балаларның барысында да сенсор кытлыгы күзәтелә. Берселәрендә көчле сенсор тоемлавы булса (тавышларга, тиюгә), икенчеләрендә исә җитеп бетми. Куратор сүзләренә караганда, балалар шариклы бассейнны, тоннель буенча йөрергә ярата. Әлеге бүлмә баланың психологик һәм физиологик халәтен тигезләү, аны академик дәресләргә әзерләү өчен яхшы булып тора.

Күпмедер вакыттан соң балалар гадәти төркемгә йөри башлый, әлеге процесс шулай ук акрынлап башкарыла.

Ресурс төркемендәге сабыйларны балалар бакчасының башка төркемнәренә яраклаштыру саф һавада йөрү вакытында да алып барыла.

Анна Устиновская сүзләренә караганда, дәресләр алып барыла башлау белән балаларның төркемнәрдә калу вакыты да озайтылган – бу зур нәтиҗә, бер бала балалар бакчасында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр тора икән.

Тулаем алганда, куратор сүзләренә караганда, төп бурыч – аутистик спектрлы тайпылышлары булган балаларда коммуникатив күнекмәләрне үстерү. А.Устиновская яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен кече яшьтән үк шөгыльләнә башлауның зарурлыгын җиткерде.

“Балаларны мәктәпкә әзерләү, башка балалар белән аралашырга өйрәтү – төп нәтиҗә”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.

Мэрга мондый төркемнәргә ихтыяҗ зур булуын җиткерделәр. Шуның белән беррәттән аутистик спектрлы тайпылышлары булган балалар белән эш һәм әлеге технологияләрне куллану Воронеж өлкәсендә, Мәскәүдә, Белгород өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Новосибирскида үсеш алган.

Казанда 2016 елдан башлап аутистик спектрлы тайпылышлары булган балалар өчен 9 төркем эшли, аларга барлыгы 45 бала йөри. Алар белән эш алып баручы педагоглар Мәгарифне үстерү институтында квалификацияләрен арттыралар.

Моннан кала, Казанның 5 белем бирү оешмасында ресурс класслар эшләп килә. 2017 елның 1-нче сентябреннән әлеге классларда 17 аутистик спектрлы тайпылышлары булган бала укый башлаган.

Чарада шулай ук Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Хидиятов һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры аутист балалар өчен төркемнәр ачылган 109-нчы номерлы балалар бакчасында булып кайтты
Видеорепортаж
11.10.2018 10:38
Казан Мэры аутист балалар өчен төркемнәр ачылган 109-нчы номерлы балалар бакчасында булып кайтты
Барлык яңалыклар