Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2025, 13:23

Илсур Метшин: «Яңа ел чараларын уздыруга төп таләп – аларның иминлеген тәэмин итү»

Татарстан башкаласында «Казанда Кыш» дип аталган масштаблы проект башлана, аның кысаларында 500 Яңа елга багышланган чара оештырыла

Бүгенге көннән алып гыйнвар яллары тәмамланганчы Казан шәһәрендә «Казанда Кыш» проекты кысаларында 500 гә якын Яңа ел чарасы узачак. Республика башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен флешмоблар, театральләштерелгән куелышлар һәм бөтен гаилә өчен музыкаль чыгышлар оештырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

«Яңа ел чараларына беренче таләп – аларның иминлеген тәэмин итү. Бөтен җирдә балалар белән шәһәр халкы күп булачак, шуңа күрә барлык җаваплы затларга чыршы шәһәрчекләрен кабул иткәндә куркынычсызлыкка тагын бер кат игътибар итәргә кирәк, бигрәк тә террорчылыктан саклану күзлегеннән», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, республика һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре махсус программа әзерләгән. Яңа ел тамашаларына шәһәр халкын һәм кунакларны мәдәният йортлары һәм сарайлары, яшьләр һәм яшүсмерләр клублары, театрлар чакыра. Яңа ел каникуллары шулай ук Казан музейларына бару өчен менә дигән мөмкинлек булачак, анда туган як тарихына багышланган экскурсияләр һәм программалар планлаштырылган.

27 декабрьдә Казан Кремленең ишегалдында «Кар патшабикәсе кунакта» бәйрәм спектакле белән Яңа ел шәһәре ачыла. 11 гыйнварга кадәр биредә актер Руслан Риманас һәм Әлмәт урам театры башкаруында спектакльләр булачак.

Казан зооботаника бакчасы кышкы каникул көннәрендә 8:30 дан 17:00 гә кадәр ачык булачак. 2–10 гыйнвар көннәрендә биредә тематик экскурсияләр, бәйрәм тамашалары, квестлар, филнең күрсәтмә күнегүләре, терлекләрне ашату һәм Раштуа мастер-класслары узачак.

Яңа ел әкиятен Казан Ратушасында күрсәтәчәкләр. Яшь тамашачыларны Шарль Перро, Александр Пушкин, Василий Жуковский һәм Бертуган Гримм әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән «Проспавшая красавица» интерактив тамашасына чакыралар. Спектакльгә «Игелекле Казан» АКБО карамагындагы оешмалар да киләчәк.

Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен шәһәрнең барлык районнарында социаль тамашалар, шулай ук муниципаль кинотеатрларда бушлай кино күрсәтүләр оештырыла.

Эре мәдәни-спорт мәйданчыклары да бәйрәм программалары әзерләгән. «Татнефть Арена» да «Щелкунчик» («Чиртләвек») боз тамашасы һәм «Гарри Поттер» мотивлары буенча шоу узачак. «Уникс» концертлар залында өлкәннәр өчен яңа ел концертлары һәм балалар өчен «Морозко», «Лунтик», «Буратино», «Маша и Медведь» («Маша һәм Аю») спектакльләре булачак. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Раштуа концертлары һәм «Чудеса у Лукоморья» («Лукоморье янындагы могҗизалар») гаилә тамашасы планлаштырылган.

«Өлкән буынга аерым игътибар бирелде. «Тормыш сөючеләр» өчен мәдәни үзәкләр һәм китапханәләр базасында 20ләп бушлай Яңа ел чаралары – спектакльләр, бал-маскарадлар, чәй эчүләр, бию һәм җыр кичәләре узачак. 25–30 декабрьдә Казанның эре сәүдә үзәкләрендә Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында «Казан кыздыра!» бәйрәм флешмоблары булачак», – дип йомгаклады Азат Абзалов.

Яңа ел вакыйгаларының җентекле программасы белән «Минем Казан» сайтында бәйрәмнәр бүлегендә танышырга мөмкин, анда чаралар өч блокка бүленгән: «Билетлар буенча», «Ачык һавада» һәм «Түләүсез».
Фоторепортаж
Барлык яңалыклар