Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.03.2021, 13:08

Илсур Метшин: «Капиталь ремонт булмаса, бүген ишегалларында җитди коллапс булыр иде»

«Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә казанлылар яшел зоналарда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында автомобильләрне сирәгрәк калдыра башладылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Алинә Бережная). Казанлылар яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында үз автомобильләрен сирәгрәк калдыра башлады. 2020 елда 23 мең 571 тәртип бозу теркәлгән – бу 2019 елга караганда 17 процентка кимрәк. Шул ук вакытта халык үзләре төзекләндерү кагыйдәләрен бозучы күршеләре турында хәбәр итә башлаган. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, хокук бозулар саны кимүгә «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә ирешелде, аның кысаларында йорт яны территорияләрендә машина кую урыннары саны арта.

«Яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында парковкалар буенча хокук бозулар саны 17% ка кимегән – бу, һичшиксез, сизелерлек нәтиҗә. 2019 елда президент программасы буенча 5 мең машина урыны ясадык, узган ел тагын 10 мең. Капиталь ремонт булмаса, бүген ишегалларында җитди коллапс булыр иде, – дип ассызыклады Илсур Метшин башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә.

Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев сүзләренә караганда, узган елның мартында инфекция таралу белән бәйле чикләүләр эшләрнең гомуми күләмендә чагылыш тапкан. 2020 ел дәвамында Казанның административ комиссиясенә 3302 административ материал төзелгән һәм тапшырылган, бу 2019 ел дәрәҗәсенә туры килә. Барлыгы 41,2 млн сумлык штраф салынган һәм 9,4 млн сум түләтелгән – 2019 ел белән чагыштырганда азрак.

Наил Минвәлиев искә төшергәнчә, узган ел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатыннан шәһәр мэриясе тарафыннан, хокук бозулар халыкның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмаса, 2020 ел ахырына кадәр штрафларга моратория кертү турында карар кабул ителде. Шуңа күрә идарә эше күпчелек кисәтү характерында иде. «2019 ел белән чагыштырганда хокук бозучыларның структурасы үзгәрде. Юридик һәм вазыйфаи затларга карата беркетмәләр саны кимеде, әмма физик затлар тарафыннан кылынган хокук бозулар өлеше артты», – дип сөйләде Наил Минвәлиев.

Казан Мэры бизнес вәкилләрен үз хәлләреннән явызларча файдаланмаска чакырды. «Кече
һәм урта эшмәкәрлек ягыннан икътисади ситуациядә манипуляция булырга тиеш түгел, шуңа күрә контроль сакланырга тиеш, закон каршында барысы да тигез», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Аппарат киңәшмәсе, 9.03.2021
Барлык яңалыклар