Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2024, 11:42

Илсур Метшин: «Миллениум күпере буенча хәрәкәтне июль аенда ачарга планлаштырабыз»

Объектны ремонтлауга көн саен 42 эшче һәм 10 берәмлек махсус техника җәлеп ителә

Миллениум күперендә 20 ел эчендә беренче тапкыр капиталь ремонт бара. Юл төзүчеләр, уңай һава шартлары торса, аны июль аенда тәмамлаячак. Эшләр 60% ка инде башкарылган. Быел Казанда барлыгы 40 юл участогы ремонтланачак, бу шәһәргә федераль стандартны үтәргә мөмкинлек бирәчәк – ел ахырына норматив хәлдә булган юллар өлеше 85% ка кадәр артачак. Болар һәм башкалар хакында бүген объектта Казан мэры Илсур Метшин үткәргән күчмә киңәшмәдә билгеле булды.

Фото: Денис Гордийко

«Миллениум күпере – шәһәрнең иң мөһим транспорт артерияләреннән берсе. Аның бер участогын гына ябу да шәһәрнең башка өлешләрендә транспорт хәрәкәтен кыенлаштыра. Әмма күпергә йөкләнеш зур, көн саен аның аша 50 мең автомобиль уза. Төзелгәннән бирле, 20 елга якын вакыт эчендә, быел ул беренче тапкыр капиталь ремонтлана, без аны Казанның БРИКС саммитына әзерлек кысаларында үткәрәбез. Юл төзүчеләр, уңайлы һава шартлары торса, контракт буенча август ахырына планлаштырылган эшләрне июльдә тәмамларга вәгъдә итәләр», – диде Илсур Метшин.

Хәзерге вакытта эшләр 60% ка башкарылган. Юл төзүчеләр графиктан алда бара – объектны ремонтлауга көн саен 42 эшче һәм 10 берәмлек махсус техника җәлеп ителә. Бүгенге көндә күпердә элеккеге асфальт-бетон өслек алынган. Беренче тапкыр тышкы гидроизоляция металл конструкциягә кадәр тулысынча чистартылган, яңа саклагыч катламны сала башлаганнар. Ул өч катлы һәм металлны коррозиядән саклый. Беренче 600 метр инде узылган. Соңрак ике кат асфальт-бетон салыначак. Әлеге эшләрне бүген башлаячаклар. Шулай ук күпернең иске коймаларын сүтү һәм яңаларын урнаштыру, пилонны ремонтлау һәм буяу гамәлгә ашырыла.

Миллениумның озынлыгы 845 метрны тәшкил итә. Участокта элеккечә киңлеге 3,5 метр булган өч полосалы хәрәкәт оештырылачак, шулай ук киңлеге 2,25 метр булган тротуар барлыкка киләчәк.

Узган ел күпернең беренче өлеше һәм аңа керү юллары ремонтланды. Быел апрель аенда икенче өлештә эшләр башланды.

Исегезгә төшерәбез, быел ТР башкаласында барлыгы 40 юл участогы ремонтланачак, аларның гомуми мәйданы – ишегалларын да исәпкә алып, 1 млн кв. метрдан артык. Әлеге максатларга 16,33 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Казанда барлыгы 40 юл участогы ремонтланачак, бу шәһәргә федераль стандартны үтәргә мөмкинлек бирәчәк – ел ахырына норматив хәлдә булган юллар өлеше 85% ка кадәр артачак. Моның өчен федераль программаларга, БРИКСка һәм төзүчеләргә рәхмәт», – диде Илсур Метшин.

Агымдагы елда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты буенча тугыз урам участогын ремонтлау, Кадыш һәм Константиновка поселокларында күперләрне реконструкцияләү, шулай ук Вознесенский трактын төзү планлаштырылган. Хәзер эшләр биш объектта алып барыла: Ибраһимов проспектында, Себер трактында, ике күпердә, Вознесенский трактында.

БРИКС уеннарына әзерлек кысаларында өч юл участогында ремонт инде тәмамланган, бишесендә дәвам итә. Эшләр 51% ка башкарылган. БРИКС саммиты алдыннан 21 юл участогы төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә эшләр биш объектта, шул исәптән Миллениум күперендә оештырылган. Ике участокта алар тәмамланган, калганнарында әзерлек чаралары гамәлгә ашырыла. Оператив башкару 24% ны тәшкил итә.

Агымдагы чокыр ремонты 30 мең кв. метрдан артык мәйданда үткәреләчәк. «Безнең ишегалды» проекты кысаларында 454 йорт яны территорияләрен төзекләндерү планлаштырыла, 500 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт-бетон өслек яңартылачак. 153 йорт территориясендә эшләр инде башланган, бүгенге көндә алар якынча 13% ка башкарылган.

Күчмә утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, «Дорстрой» төзелеш компаниясен гамәлгә куючы Станислав Шевырев та катнашты.

Фоторепортаж
Миллениум күперендә капиталь ремонт эшләрен июль аенда тәмамларга планлаштыралар
Видеорепортаж
21.05.2024 10:35
Миллениум күперендә капиталь ремонт эшләрен июль аенда тәмамларга планлаштыралар
Барлык яңалыклар