Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2024, 12:22

Илсур Метшин: «Бәби-бумны куып җитү авыр, әмма шәһәрдән киткән кешеләргә караудан күңеллерәк»

2023 елда Казанда 19,3 меңнән артык бала туган

Фото: Марат Мөгыйнов

2023 елда Казанда 19 314 бала тууы теркәлгән – 2022 елга караганда 610 балага күбрәк.Татарстан Республикасы башкаласы әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора. Бу хакта эшлекле дүшәмбе көнне шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Елена Студеникина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Казанда теркәлгән туулар саны үлем турында актлар саныннан 32% ка артык. ТР башкаласы Идел буе федераль округында тууының уңай динамикасын саклаган бердәнбер миллион халыклы шәһәр булып тора. Моннан тыш, 2023 елда үлем актлары саны 814 кә 13 098 гә кадәр кимегән.

«Узган ел 19 мең бала тууы, аерылышулар кимү, халыкның ышанычлы табигый үсеше – һичшиксез, бик уңай факторлар, шәһәрнең йөзе, – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин. – Бу файдалануга тапшырылган торакның квадрат метрлары, ремонтланган һәм төзелгән юлларның километрлары гына түгел, ә казанлыларның кәефе һәм иминлеге дә».

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрдә халыкның табигый үсеше хәтта пандемия вакытында да сакланып калган. «Без әлеге саннарга галимнәр буларак гадел һәм объектив карарга, дөрес карарлар кабул итәргә, көчләребезне, акчаларыбызны, шул исәптән социаль инфраструктура төзелешенә юнәлтергә тиешбез», – диде Илсур Метшин.

Аның сүзләренчә, барлык карарлар, беренче чиратта, казанлыларның мәнфәгатьләреннән чыгып кабул ителә. Югыйсә кешеләр башка шәһәрләр һәм төбәкләр халкы өчен магнит булып торган Казанга тартылмаслар иде.

«Мин 2005 елда Казанда шәһәр Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаган беренче сайлауларымны яхшы хәтерлим. Нинди сүз сайларга дип озак уйладым, ул Казанны нинди итеп күрергә теләгәнебезне гәүдәләндерергә тиеш иде. Бу сүз магнит булды. Дөньяны үзгәртергә, карьера төзергә, яхшы белем алырга, гаилә корырга, балалар табарга, иң яхшы түгәрәкләргә йөрергә теләгән илебезнең иң яхшы кешеләре җыелсын өчен Казан магнит булуын теләдек», – дип уртаклашты мэр.

Ул ассызыклаганча, күп кенә гаиләләр икенче балага гына түгел, ә өченче, дүртенче һәм аннан соңгы балалар артыннан баралар. Бу мөһим нәтиҗә, чөнки хакимият моның өчен кирәкле барлык шартларны булдыру өстендә эшли.

«Әлбәттә, безне гадел шелтәләү, тәнкыйтьләү вакытлары була. Болар барысы да эшебезне көчәйтү өчен стимул булып тора. Тик бер нәрсә ачык: казанлылар беркайчан да үз шәһәрләрен башка шәһәрләргә алмаштырмыйлар. Алар аның белән горурланалар, аны яраталар, аны тагын да яхшырак итәр өчен үзләреннән өлеш кертәләр. Бәби-бумны куып җитү авыр булса да, социаль объектлар төзү кирәк – бу шәһәрдән киткән кешеләргә караудан һәрвакыт рәхәтрәк, бездә, бәхеткә, андыйлар юк», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Диана Жиленкова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.01.2024
Видеорепортаж
29.01.2024 11:58
Казанда узган елда 19,3 меңнән артык бала туган
Барлык яңалыклар