В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел проект ярдәмендә аз хәрәкәтләнүче шәһәр кешеләре өчен боҗра сыман велосипед юлы һәм күл тирәсендә күзәтү мәйданчыклары барлыкка киләчәк
Денис Гордийко фотосы
Быел Казанда Серов урамындагы инклюзив бульварның дүртенче өлешен төзекләндерү эшләре тәмамлана. Төзекләндерү илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында алып барыла. Биредә җәяүлеләр йөри торган юлга периметр буенча агач эшләнмә җәеләчәк, дүрт күзәтү мәйданчыгы һәм сулык тирәли аз хәрәкәтләнүче затлар өчен боҗра сыман йомык веломаршрут ясалачак. Аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый киңлеккә кагылышлы үзгәрешләр хакында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.
«Быел төзекләндерү буенча планнарыбыз бик зурдан – яңартыласы объектларның барысы да казанлылар өчен гаять әһәмиятле, чөнки шәһәрлеләр аларны тавыш бирү барышында үзләре сайлады. Кайбер урында без башлаган эшне дәвам итәбез, кайдадыр яңа проектларга тотынабыз. Серов урамындагы инклюзив бульварда төзекләндерү эшләрен тәмамлауга аерым игътибар бирелә. Без бу эштә беренчеләрдән булдык: Россиядә тулысынча әзер инклюзив парк аналоглары юк иде. Безгә бик урау юл үтәргә туры килде. Әлеге киңлекнең ни дәрәҗәдә ташландык хәлдә булуын хәтерлисезме: биредә сазлык, баткаклык иде, халык бу урынны читләтеп үтәргә тырышты. Бүген исә бульвар төрле кешеләр: Ярдәм тернәкләндерү үзәгенә йөрүче начар күрүчеләр һәм сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен ял итү мәйданчыгы. Без киңлек һәркем өчен уңайлы булсын дип бурычларның тулы бер җыелмасын хәл иттек», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы күлне торгызуда ярдәм итүләре өчен СИБУР компаниясенә рәхмәт белдерде. «Әлеге алым эре бизнесның социаль җаваплылыгы буенча бик яхшы үрнәк. Партнерларыбыз җитештерү куәтен арттыру, хезмәткәрләр турында кайгырту белән бергә, шәһәр өчен мөһим экологик проектларны гамәлгә ашыра. Бу башка предприятиеләр өчен лаеклы үрнәк», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Шулай ук ул парк янындагы йортларның фасады төзекләндереләчәге һәм күршедә сукырлар, начар күрүчеләр өчен бассейны булган зур тернәкләндерү үзәге ачылачагы хакында хәбәр итте.
Сулык тирәли боҗра сыман велосипед юлын ясау яңартылган киңлекнең төп яңалыгы булачак. Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен мондый мәйданчык булдыру тәкъдимен «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җиткергән. Элек мондый балалар өчен велосипедта йөрү чаралары Горки-Әмәт урманында уздырылган. Әмма гадәти велосипедчылар агымы сәламәтлеге чикле балаларга комачаулаган. Шулай ук биредә җәяүлеләр йөри торган юлга периметр буенча агач эшләнмә җәеләчәк, дүрт күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Начар күрүчеләр өчен махсус тактиль стенд эшләячәкләр. Макет инде сукыр кешеләр тарафыннан сыналган, хәзерге вакытта аңа халыктан алынган кайтавазлар буенча төзәтмәләр кертелә.
Фото Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителә
Альберт Шәйнуров язын шәһәр хакимиятенең җирле бергәлекләр белән чираттагы очрашу уздырачагын билгеләп үтте. «Безгә аерым ихтыяҗлары булган кешеләргә кайсы карарларның әһәмиятле булуын, төзекләндерү эшләре тәмамланганчы нәрсәләрне камилләштереп бетерергә кирәклеген аңлау мөһим», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, бульвар 2024 елның октябрендә «Ярдәм» мәчете янындагы көнбатыш өлешеннән төзекләндерелә башлады. 2025 елда биредә эшләр дәвам итте: эшчеләр күлне тернәкләндерде, иҗтимагый киңлек үзе күпфункцияле яңа мәйданчыкка әйләнде – биредә лекторие һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус велосипедлар биреп тору ноктасы булган экопавильон ачылды.