Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2024, 10:18

Илсур Метшин: «Безнең өчен БРИКС уеннарын кабул итү – зур хөрмәт һәм җаваплылык»

Ярышлар 23 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк

Бер көн элек халыкара күргәзмәләр үзәге «Казан Экспо»да 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк БРИКС уеннарының тантаналы ачылышы булды. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин тантананың дөньяви дәрәҗәгә туры килүен билгеләп үтте.

«Без һәр вакыйгага беренче мәртәбә әзерләнгән кебек әзерләнәбез. Безнең өчен БРИКС уеннарын кабул итү – булачак саммит кебек үк, зур хөрмәт һәм җаваплылык. Без тырыштык һәм моңа әзерләндек. Чараларның саны белән беррәттән, тәҗрибә белән, сыйфат та килә», – диде шәһәр башлыгы ТАСС корреспонденты белән әңгәмәдә.

Тантаналы чараның концепциясе Татарстан һәм Россиянең тарихы һәм мәдәниятенә багышланган иде. Сәхнәдә шәһәрнең бию коллективлары, шул исәптән, балалар бию коллективлары да, чыгыш ясады. «Без моны үз көчебез белән эшләдек. Безнең балалар, иҗади коллективларның Рәсәйгә лаеклы, гомумән, дөньяви дәрәҗәдәге эш күрсәтүләре кадерле», – дип билгеләде Илсур Метшин.

ТР башкаласында БРИКС вакыйгаларына күләмле эш планы үтәлде. Бу – шәһәр инфраструктурасы үсешенә уңай йогынты ясады. «Зур әзерлек эшләре үтте. Мондый һәр чара шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү, кунакчыллык өлкәсеннән (монда кунакханә номерлары, отельлар, кафе, рестораннар, такси, чәчәкләр, фасадлар да керә) башлап, яңа дәрәҗәгә чыгара», – дип белдерде шәһәр башлыгы.

ТР башкаласын төзекләндерү буенча планлаштырылган барлык эшләр дә вакытында башкарылды. «Мэр буларак, бу минем өчен зур шатлык. Һичшиксез, шәһәр халкы өчен зур җаваплылык, күп эш һәм билгеле бер уңайсызлыклар да бар. Ләкин яңа инфраструктура шәһәр халкы һәм киләсе кунакларга калачак», – дип бүлеште Илсур Метшин.

БРИКС уеннарында 5 меңнән артык кеше катнаша. Ярышлар 27 спорт төреннән үтәчәк: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү, теннис, спорт һәм сәнгать гимнастикасы, фехтование, җиңел атлетика һ.б. Катнашучылар арасында 387 комплект медаль уйнатыла.
Барлык яңалыклар