Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.11.2020, 13:59

Илсур Метшин: «Хәтта мондый чорда да Казан төрле ярышлар үткәрү графигында бар»

Бүгенге көнгә шәһәрдә якындагы 5 елда 7 спорт төре һәм 9 дөнья беренчелеге буенча Европа чемпионатлары һәм беренчелекләре уздырылачагы расланды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Алсу Сафина). Ел ахырына кадәр Казан берничә эре спорт чарасын кабул итәчәк, алар арасында синхрон йөзү, тхэквондо, көрәш буенча Россия чемпионатлары, билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты, фигуралы шуу буенча Россия Кубогы этабы бар. 2021 елга авыр эпидемиологик вәзгыять аркасында БДБ илләре Уеннары күчерелде, ә 2022 елда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрү планлаштырыла. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласының эре спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе зур, һәм биредә моның өчен инфраструктура булдырылган. Шуңа күрә, коронавирус пандемиясенә карамастан, Казан төрле дәрәҗәдәге турнирлар уздыру графикларында бар.

«Без Казан зур чаралар уздыру өчен спорт инфраструктурасына ия булсын дип күп көч куйдык. Барысы да: Универсиада да, уздырылган дөнья чемпионатлары да, - диде И.Метшин. - Халыкара һәм Россия федерацияләреннән, Спорт министрлыгыннан хезмәттәшләребез Казанның спорт инфраструктурасына гына түгел, бөтен таләпләрне тиешенчә үтәп, дөнья дәрәҗәсендәге чараларны оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсенә дә бай булуын яхшы беләләр. Бу бик мөһим. Шуңа күрә мондый вакытта да шәһәребез төрле ярышлар үткәрү графикларында даими катнаша».

Казан Мэры искә төшергәнчә, алдагы 5 елга даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче шәһәр халкы санын арттыру бурычы куелган. «Безнең өчен сәламәт яшәү рәвешен сайлаган балалар һәм яшүсмерләр аеруча мөһим, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. - Гамәлдәге инфраструктурадан файдалану мөмкинлеге - медальнең бер ягы. Икенче, бик мөһим әйбер - спорт сөючеләрнең барысы да тамашачылар сыйфатында спорт казанышларын һәм мондый дәрәҗәдәге спорт баталияләрен күрү мөмкинлегенә ия. Һичшиксез, безнең балалар, яшүсмерләр һәм профессиональ спортчылар өчен Казанда мондый спорт ярышларын кабул итү бик мөһим».

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов күптән түгел узган ярышларда Казан спортчыларының казанышлары турында искәртте. «Идел» олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүче Анна Галимова Ульяновскта хатын-кызлар арасында бокс буенча узган Россия чемпионатында бронза медаль яулады. 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында «Казан Кубогы - 2020» халыкара турнирында чыгыш ясаган 9 Казан теннисчысының дүртесе җиңүче һәм призер булды.

Казан спортчылары катнашында Татарстан җыелма командасы 25-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр Су спорт төрләре сараенда узган йөзү буенча Россия чемпионатында 8 медаль яулады. Республика җыелма командасына Казанның иң яхшы 6 йөзүчесе керде.

А.Салихов ассызыклаганча, хәзерге санитар-эпидемиологик шартларда, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, оештыручылар тарафыннан ярышларны уздырганда саклык чаралары күрелгән.

31-нче октябрьдән 5-нче ноябрьгә кадәр Су спорт төрләре сарае суга сикерү буенча ТР Президенты Кубогын кабул итә. Ярышларда 100-гә якын спортчы катнаша. Ә 25-нче ноябрьдән 27-нче ноябрьгә кадәр биредә синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узачак.

8-нче ноябрьдән 12-нче ноябрьгә кадәр Спорт сараенда фигуралы шуу буенча Россия Кубогының дүртенче этабы узачак, аның кысаларында Россиянең атказанган тренеры Г.С.Тарасов истәлегенә үткәрелә торган «Идел» бөтенроссия турниры 50-нче тапкыр уздырыла. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге ярышларда Казанның 4 спортчысы катнашачак. Турнир Беренче каналда туры эфирда трансляцияләнәчәк.

Ел ахырына кадәр Казан тагын берничә эре ярышларны кабул итәчәк: билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты, Бөтендөнья Тхэквондо Федерациясенең тхэквондо буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге, көрәш буенча Россия чемпионаты.

Киләсе елда Казанда шулай ук зур ярышлар, шул исәптән халыкара ярышларны да үткәрү планлаштырыла. 2021 елга катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында БДБ илләре Уеннары күчерелде. 21 спорт төре буенча ярышларда БДБ илләреннән 11 вәкил катнашыр, дип көтелә.

2022 елга Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын уздыру планлаштырыла. Уеннарның миссиясе ел әйләнәсе уздырыла торган күнегүләр, менталь тайпылышлары булган балалар һәм олылар өчен төрле спорт төрләре буенча ярышлар оештыруда чагыла. 2022 елгы Бөтендөнья кышкы уеннарында Казанда дөньяның 108 иленнән 2000-гә якын делегат катнашыр, дип көтелә.

«Якындагы 5 елны караганнан соң, бүгенгә Казанда 7 спорт төре һәм 9 дөнья беренчелеге буенча Европа чемпионаты һәм беренчелеге уздыру расланды», - дип йомгаклады Альберт Салихов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.11.2020
Видеорепортаж
02.11.2020 12:56
Ел ахырына кадәр Казан берничә зур ярышны кабул итәчәк
Барлык яңалыклар