Казан Мэры Башкарма комитет структураларына яңа ел программасына әзерләнү һәм шәһәрне бизәү буенча тәкъдимнәр бирергә ике атна вакыт бирде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь, Ксения Швецова). Казан ел башыннан 2 млн 650 мең турист кабул итте – узган елның охшаш вакыты белән чагыштырганда, % артык. Ел башыннан 13 яңа авиарейс җибәрелде, көзен шәһәр өч миллионынчы турист кабул итәргә әзерләнә. Туриз үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова бүген эшлекле дүшәмбедә язгы-җәйге туристик сезонның төп нәтиҗәләре хакында сөйләде. Казан Мэры Илсур Метшин кышкы туристик сезонга әзерләнү өчен ике атна вакыт булды.
Ел башыннан Казанда яңа 13 яңа туры авиарейс ачылды
Ел башыннан “Казан” халыкара аэропорты тарафыннан 1 млн 67 мең пассажир күчерелгән – узган ел белән чагыштырганда, 30% артык. Шулай ук Казанга 13 туры авиарейс ачылды, алар арасында Тбилиси, Батуми, Болонья, Минск. Д.Санникова билгеләп үткәнчә, күпчелек яңа рейслар футбол буенча дөнья чемпионаты ярдәмендә ачылган.
Тарихи вакыйга: Казанда өч миллионынчы туристны каршы алырга әзерләнәләр
Быел көзен Казанда тарихи вакыйгага – өч миллионынчы туристны каршы алырга әзерләнәләр. Юбилей кунак Казанга ноябрь бәйрәмнәрендә килеп җитәр, дип көтелә.
1 ноябрь көнне очраклы саннар генераторы белән гаризалар арасыннан бәхетле гариза сайланачак. Турист гаиләсе белән килергә мөмкин. Юбилей кунак бүләкләр алачак – уникаль тур, шәһәрнең иң яхшы кунакханәләрендә бушлай яшәү һ.б.
“Ел әйләнәсендә туристлар агымы булуны теләсәк, Казан турындагы тәэсирләрне бозарга хакыбыз юк”
Казанга килүчеләр саны арту, беренче чиратта, вакыйгаи туризм белән аңлатыла – Татарстан башкаласы эре чаралар уздыру урынына әйләнә бара.
Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, кышын туристлар саны кими: “Барыгыз да хәтерлидер, узган кышны безгә килгән 130 мең кешегә шәһәребездә 130 мең кеше өчен кышкы атмосфера булдыра аламаган идек. Кунакларыбызның күпчелегенең өмете акланмады”.
И.Метшин кышкы бизәүгә яңа карашлар кирәклеге белән ризалашты. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр инфраструктурасының яңаруына туристлар шәһәргә зур өметләр баглый. “Мисал итеп безгә Мәскәүне куялар. Сәбәбе – бюджет мөмкинлекләре. Узган елларда кышкы бизәлешкә 66 миллионга якын сум бүлә алган идек, ә Мәскәүдә ел саен 6 млрд бүленә. Андый акчалар бүлә алмыйбыз”, - диде И.Метшин һәм финанслау аз булуга карамастан, кышкыга әзерләнә башларга кирәк, дип өстәде.
“Могҗиза булмаячак, әлеге миллиардлар барлыкка килмәячәк. Шуңа күрә кечкенә адымнар белән әлеге мәсьәләләрне үзебез хәл итәргә тиешбез. Ел әйләнәсендә туристлар агымы булуны теләсәк, Казан турындагы тәэсирләрне бозарга хакыбыз юк. Әлбәттә, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкбез, Президент ярдәменнән башка без булдыра алмыйбыз. Яңа елгы Казанда быел ук үзгәрешләр күрәсе килә”, - диде И.Метшин.
“Туристик агым – шәһәрнең үзенчәлегенә бәя”
2025 елга Казанда туристлар агымын 5 млн.га кадәр арттырырга планлаштырыла. Шәһәр Мэры туризм үсешенең Казан икътисадына уңай йогынтысын билгеләп үтте. Ул искәртеп үткәнчә, уңай күрсәткечләр булса да, кунакчыллык өлкәсе өстендә эшлисе эшләр байтак. “Без куйган биеклек – 5 млн турист – ул конкрет икътисадый нигезгә ия. Ләкин бу өлкәдә эшлисе эшләр күп, - диде Мэр. - Туристик агым – шәһәрнең үзенчәлегенә бирелгән бәя, аның кунакчыллыгы турында сөйли. Бу юнәлештә безгә тырышып һәм системалы эшләргә кирәк була”.