Шәһәр башлыгы «Мэрлар мәктәбе» федераль программасында катнашучылар белән очрашты
Фото: Денис Гордийко
Илсур Метшин хезмәттәшләренә Казан мэры вазифасында эшләү тәҗрибәсе һәм Татарстан башкаласын Россиядә яшәү һәм туризм өчен иң яхшы шәһәрләрнең берсенә әверелдерү максатыннан нәрсәләр эшләнүе турында сөйләде. Аерым алганда, чит ил тәҗрибәсе өйрәнелде – шәһәрнең меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң, Казанга консультацияләр өчен иң яхшы белгечләр чакырылды.
«Мин безгә нефть эшкәртүне, IT-тармакны һәм башкаларны үстерергә тәкъдим итәрләр дип уйлаган идем. Әмма Казан, беренче чиратта, белем үзәге, чөнки совет чорында без мәгариф өлкәсендә лидерлар идек. Алар фикеренчә, безгә бөтен илдән иң яхшы чыгарылыш укучылары килергә, алар шәһәрдә калырга, гаилә корырга һәм дөньяны яхшы якка үзгәртергә тиеш иде. Шулай килеп чыкты да», – диде Илсур Метшин.
СССР чорында Казанга абитуриентларның 20-22% ы килә иде, 2000 нче елларда аларның саны 3% ка кадәр кимеде. Мәгариф реформасы кертелгәннән соң, күрсәткечне 38% ка кадәр күтәрергә мөмкин булды – 2023 ел йомгаклары буенча саннар шундый. Әлеге кейсны мэр шәһәрне планлаштыруның бер үрнәге буларак китерде.
«Әлбәттә, мәгариф мәсьәләсе белән шөгыльләнгәндә, мин Казанның киләчәген күз алдына китерергә тиеш идем. Аның яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы һәм булдыклы кешеләр сайлый торган магнит-шәһәр булырга тиешлеген белә идем», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Моның өчен ТР башкаласында төрле, әйтик, авиация, архитектура, IT, дизайн, нефть эшкәртү, медицина, спорт, мәдәният һ.б. өлкәләрдә белем алу өчен шартлар тудырылды.
Севастопольнең Гагарин муниципаль округы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Юрий Иванченко Казандагы күзәтүләре белән уртаклашты. Аерым алганда, шәһәрдә Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка күченергә җыенмаган яшьләрнең күп булуына басым ясады. «Мондый нәтиҗәләргә ничек ирешелде?» – дип мөрәҗәгать итте ул мэрга. Илсур Метшин яшьләргә үзләрен барлык дәрәҗәләрдә, шул исәптән муниципаль хезмәттә дә күрсәтергә мөмкинлек бирелүен ассызыклады. Мәсәлән, район администрацияләре башлыклары һәм Башкарма комитетның кайбер структур бүлекчәләре җитәкчеләре һөнәри үсеш юлларын студент эскәмиясеннән үк башлаган.
«Без үз белгечләребезне үстерәбез. Алар безнекеләр, килделәр һәм үз юлларын таптылар, хәзер алга таба атлауларын дәвам итәләр! Мэриянең күп кенә элеккеге хезмәткәрләре республика хөкүмәтендә җитәкче урыннарда эшли. Без кадрларны әзерләү, чыныктыру урыны булып торабыз, чөнки моның өчен шартлар тудырабыз», – диде шәһәр башлыгы.
Приморье краеның Ольга муниципаль округы башлыгы – администрация башлыгы Екатерина Ванникова Казан мэрыннан муниципаль хезмәткәрләрне мотивацияләү серләре турында сорашты.
«Җитәкчеләр хезмәткәрләрне сүз, хәрәкәт белән эшкә мотивацияли белергә тиеш. Үз хезмәткәрләреңнең эшен күрү бик мөһим. Моның өчен урынбасарлар, район башлыклары һәм башкалар белән «окоп»ларга төшү зарур. Хезмәт хакы, премия – болар барысы да кирәк, ләкин без аны айга бер тапкыр алабыз. Ә мактарга яки кимчелекләрне күрсәтергә теләсә кайсы вакытта мөмкин», – дип җавап бирде Илсур Метшин.
Үз чыгышы барышында Казан мэры кунакларга транспорт, реклама реформалары, туризм өлкәсен үстерү һәм халыкара чараларга әзерлек турында сөйләде.
Казанда уңышлы гамәлгә ашырылган кайбер проектларны «Мэрлар мәктәбе» программасында катнашучылар үз күзләре белән күреп бәяли алды – алар яңартылган Иске Татар бистәсендә, «УРАМ» экстрим-паркында һәм Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта булдылар. Белем бирү модуле барышында экохәрәкәткә аерым игътибар бирелде: беренче агым тыңлаучыларына күптән түгел Кремль яр буенда ачылган экоүзәкне һәм «Чиста шәһәр» проектының чүп-чарны сортларга аеру станциясен күрсәттеләр.
Презентацияләр белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илдар Шакиров (юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы эше турында) һәм Искәндәр Гыйниятуллин (шәһәрнең тотрыклы үсеш стратегиясе һәм идарәче компания эшчәнлеге турында), баш архитектор Илсөяр Төхвәтуллина (сәнәгать зоналарын реновацияләү һәм «Казан – судагы шәһәр» концепциясе турында), Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов (халык белән коммуникация турында), «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова (оешма эшчәнлеге турында) чыгыш ясады.
Камилә Вилданова