Хәзерге вакытта Дом.РФ белән комплекслы эш алып барыла, аның нәтиҗәләре май ахырына билгеле булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель, Алсу Сафина). Татарстан алданган өлеш кертеп фатир алучылар проблемасын федераль үзәк ярдәмендә хәл итү планлаштырыла торган пилот төбәкләрнең берсе булып тора. Проблемалы объектлар арасында - «Молодежный» торак комплексының бишенче йорты һәм «МЧС» торак комплексының өченче йорты. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов «Молодежный» торак комплексының беренче һәм икенче йортларның төзелеш мәйданында алданган өлеш кертеп фатир алучылар мәсьәләләре буенча үткәрелгән традицион киңәшмәдә хәбәр итте. Хәзерге вакытта Дом.РФ белән комплекслы эш алып барыла, аның нәтиҗәләре май ахырына билгеле булачак.
Беренче йорт төзелеше июнь аенда тәмамланачак
Нокса авышлыгы урамындагы «Молодежный» торак комплексының беренче йортында 30-лап кеше эшли. Азат Нигъмәтҗанов өлеш кертеп фатир алучыларга «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Газинур Әхмәтовның «йорт төзелеше июнь аенда, график буенча тәмамланачак» дигән сүзләрен җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары подрядчы вәкилләр белән бергә файдалануга тапшыру-бүлү җайланмаларын һәм шәхси җылылык пунктын монтажлау эшләренең ничек баруын тикшерде. «Ниләр барганлыгын карадым, эшләр акрын бара, - диде ул. - Денис Леонидович (Самарин, «Ак таш-Инвест» ҖЧҖ директоры - ред.иск.) май бәйрәмнәрендә алар ял итмәячәк, ә төзелешне тәртипкә китерәчәкләр дип ышандырды». «Ышанып калабыз», – дип билгеләп үтте өлеш кертеп фатир алучылар.
«Апрель аенда нибары ике кат? Ышана алмыйм»
Икенче йортта да эшләр дәвам итә, дөрес, өлешчеләр теләгән темпларда түгел. Әйтик, өлеш кертеп фатир алучыларның берсе Кадрия Җәләлиева объектка ташчылар бик аз чыга дип зарланды. «Ак таш»ның баш инженеры урынбасары Усман Кәлимуллин йортта 17 ташчы эшли, бер атна эчендә 123-133 куб кирпеч өеме салына, апрель аенда 2 катны күтәрәләр дип билгеләп үтте. «Ышанмыйм», - дип җавап бирде Кадрия Җәләлиева. Ул төзелеп килүче йортта 2011 елда ук фатир сатып алуы турында сөйләде, өстәвенә, аларның йортларын беренчесеннән иртәрәк тә төзи башлаганнар. «Өч кат төзелде һәм туктадылар. Дүртенче йортны тапшырдылар, өченчесен дә кулланышка бирделәр, менә беренчесен тапшыралар. Бишенчесе, гомумән, субай сугу этабында тора», - дип билгеләп үтте ул. Хәзер Кадрия Җәләлиева төзелеп килә торган объект янында яши, шуңа күрә һәр көнне төзелешнең ничек баруын күзәтә. «Көн саен чыгам һәм карыйм. Ташчыларны күрмим, күп дигәндә, 5 ташчы инде. Алар эшләгәндә күренеп торалар, - ди өлешче. - Йортта ташчылар 10-га кадәр эшләгән вакытлар да булган. Ә хәзер кичке сәгать 5-тә беркем дә юк. 13 нче катны 1,5 ай төзеделәр, хәзер менә 14-нчене ай инде».
Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, икенче йорт буенча якынча эш графигы бар, әмма «Ак таш» һәм намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фондына финанслау чыганаклары турында тагын бер кат фикер алышырга кирәк. Аерым алганда, «Ак таш» исәпләүләре буенча, төзелеш компаниясе тәкъдим иткән җир участоклары аларның объектларны төзеп бетерү чыгымнарын капламый. Өлешкә кертеп фатир алучыларга ярдәм итү фонды башка позициядә тора. «Аларны аңлау өчен, бер өстәл артына утыртырга кирәк», - дип нәтиҗә ясады Азат Нигъмәтҗанов.
«Проблемалы объектларны кулдан килгәнчә тизрәк төзү бурычы куелды»
Май азагына кадәр Татарстан федераль үзәктән «Молодежный» торак комплексының бишенче йортын һәм «МЧС» торак комплексының өченче йортын төзеп бетерү өчен ярдәм аламы-юкмы икәнлеге билгеле булачак, хәзерге вакытта ике объект та субай сугу этабында. Киңәшмәгә килгән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Дом.РФ Торак өлкәсендә бердәм үсеш институты белән эш дәвам итә, моннан тыш, федераль үзәктән әлеге ике йорт кына түгел, республикадагы башка проблемалы объектлар да ярдәм алырга мөмкин дип җиткерде.
«Татарстан пилот төбәкләрнең берсе булып тора, һәм Дом.РФ мәгълүматларны ачыклау буенча эш алып бара. Без аларга проблемалы объектлар буенча соралган барлык мәгълүматны бирдек, - дип сөйләде төзелеш министры урынбасары. - Моннан тыш, алар Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Питрәчтә булган аудиторны җибәрде - проблемалы объектлар булган җирдә үз фотоотчетларын ясады. Аудитор бу атнада җыелма хисап тәкъдим итәргә тиеш». Бу мәсьәлә буенча май ахырына ачыклык кертеләчәк, дип өстәде И.Гимаев. Аның сүзләренчә, хәзер ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та, ТР Премьер-министры Алексей Песошин да ярдәм күрсәтә. «Комплекслы эш бара. Бу объектларны мөмкин кадәр тизрәк төзү бурычы куелды, республика һәм федераль үзәк тырышлыкларын берләштерер дә, эшләр тизрәк барыр дип өметләнәбез», - диде ул.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, «Фон-Ривьера» ҖЧҖ директоры Диана Әхмәтҗанова, «Фон» компанияләр төркеме техник директоры Сергей Орлов, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.