В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер атна эчендә шәһәр Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 426 бала тууы теркәлде.
Фото: Денис Гордийко
Иң яшь әнигә һәм әтигә – 18 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 46 яшь, иң өлкән әтигә – 54 яшь. Иң кечкенә авырлыктагы бала 750 грамм булса, ә ә иң зур авырлыктагысы 4730 граммны тәшкил иткән, дип хәбәр итә Казан ГХАТ идарәсе.
Балалар исемнәре арасында иң популярлары: Даниил, Әминә, Платон, Гадел, Марк, Арина, Артем, Михаил, Василиса, Ясминә. Ата-аналар кушкан иң сирәк очрый торган исемнәр: Илон, Билал, Ноэль, Красава, Рубин, Евангелина, Хан, Мая, Гордей, Изабель.
Шул ук вакыт эчендә шәһәр Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 116 пар үзләренең никахларын теркәде.