Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2018, 14:34

Илдар Шакиров: “Һәлакәт куркынычы тудырган йөртүчеләрнең бер предприятиедән икенчесенә күчүләрен тыярга кирәк

Казанда 2018 елның беренче кварталы өчен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча нәтиҗәләр ясалды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Татарстан башкаласында шәһәр юлларында, аерым алганда футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк маршрутларда, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру буенча эшләрне дәвам итәргә планлаштырыла. Бу һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башка сораулар хакында бүген Казан Мэриясендә үткән киңәшмәдә сөйләштеләр. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Шакиров алып барган киңәшмәдә транспорт предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр районнары башлыкларының урынбасарлары катнашты.

Беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча шәһәр юлларындагы хәл турында Казан буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе югары булган 80 урын ачыкланган. Бүгенге көндә әлеге урыннарда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү эшләре башкарыла.

И.Новиков билгеләп үткәнчә, Казанда юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәмәгать транспортларында пассажирларның егылуы белән бәйле. “Автобус йөртүче кискен тормозлау өчен җавап тота”, - диде чыгыш ясаучы һәм өстәде: “Әгәр пассажир махсус тоткаларга тотынмаганга егылган булса, бу очракта гаеп тулысынча зыян күрүче өстендә була”. Шуңа күрә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе бәхәсле сорауларны хәл иткәндә, видеотеркәү җайланмалары язмаларын файдаланырга һәм мөмкинлек булганча автобуслар салоннарына видеокамералар урнаштырырга киңәш итте.

Моннан кала, чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспорты катнашында булган һәлакәтләрдә бер үк йөртүчеләр гаепле була. Илдар Шакиров мондый автобус йөртүчеләргә игътибар итәргә чакырды. “Һәлакәт куркынычы тудырган йөртүчеләрнең бер предприятиедән икенчесенә күчкән очраклары бар. Моны булдырмаска кирәк”, - дип ассызыклады ул.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Казан юлларында юл хәрәкәтенә комачаулый һәм, гомумән, шәһәрнең тышкы күренешенә зыян китерә торган реклама күрсәткечләре күп. “Бер кем белән дә расланмаган визауль мәгълүмат, реклама күп. Районнар башлыкларына әлеге сорауны карарга һәм артык реклама билгеләрен демонтажларга үтенәм. Моны футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр эшләргә кирәк”, - диде И.Шакиров.

Казанда шәһәр юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру буенча эшләрне дәвам итәргә планлаштырыла. Аерым игътибар футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк маршрутларга биреләчәк.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
22.05.2018 14:32
Барлык яңалыклар