Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2019, 11:57

Илария Баһаветдинова: «Worldskills чемпионатында катнашу минем булачак һөнәремне билгеләде»

8-нче сыйныф укучысы дөнья чемпионатының яшь катнашучысы булуның нәрсә икәне һәм барменның эше нидән гыйбарәт булуы турында.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Татарстан Республикасы җыелма командасы «Яшь профессионаллар» VII Илкүләм чемпионатында гомумкоманда медаль зачетында беренче урынны алды. Казанда августта узачак дөнья чемпионатында өч казанлы катнашачак, алар арасында 14 яшьлек Илария Баһаветдинова да бар. Интервьюда ул дөнья чемпионатының яшь катнашучысы булуның нәрсә икәне һәм барменның эше нидән гыйбарәт булуы турында сөйләде.

Илария, чемпионатта катнашуыңның нәрсәдән башлануын сөйләп үт әле?

И.Б.: Минем олы апам Казан сәүдә-икътисад техникумын тәмамлый, аңа эксперт булырга һәм укучы әзерләргә тәкъдим иткәннәр. Ул мине сайлады. Мин төбәк этабында чыгыш ясадым һәм 1-нче урынны алдым. Аннары Бөтенроссия этабы булды һәм хәзер дөнья чемпионатына әзерләнәм.

Бөтенроссия этабында катнашудан нинди тәэсирләр калды?

И.Б.: Бөтенроссия этабы 3 көн дәвам итте. Без төрле ярышлар аша уздык: «table box» тастымалларын төрү, «welcome» - шампан шәрәбе агызу, канапе әзерләү, банкет өчен өстәл сервировкасы, кафеда хезмәт күрсәтү, шулай ук грек салатын әзерләү. Шулай ук барда да эш булды: катнашучылар рецепт буенча һәм үз авторлыгында коктейльләр әзерләгән. Мин үзем уйлап тапкан коктейльгә алма һәм ананас согы, миндаль һәм роза сироплары, әфлисун кабыгы белән коктейль чиясе, лайм согы, бөтнек салдым һәм барысын да шейкерда катнаштырдым.

Чемпионат алдыннан тагын нинди күнекмәләр өстендә эшләргә теләр идең әле?

И.Б.: Шәхсән мин сөйләм күнекмәләре өстендә эшләргә теләр идем. Чөнки бармен ул эчемлекләр ясаучы кеше генә түгел, ә үзенә күрә психолог та, аның янына сөйләшергә, күңелдәгесе белән уртаклашырга киләләр.

Чемпионатта катнашканчы үз һөнәрең турында уйладыңмы?

И.Б.: Юк, әмма моның белән шөгыльләнә башлагач, бу өлкәдә профессионал булырга теләвемне аңладым.

Шәхсән синең өчен Worldskills нәрсә ул?

И.Б.: Бу - яңа күнекмәләр, танышу. Минем яшьтәшләрем, нигездә, кыенлыкларның нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый. Ә биредә без күп компетенцияләрне үстерәбез, эшләп карый алабыз.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы җыелма командасы WorldSkills Russia 2019 финалының медаль зачетында беренче урынны алды. 55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза медаль һәм 25 медальон алган җиңүче команда 447,5 балл җыйды. Финал җиңүчеләре һәм призерлары WorldSkills Russia Илкүләм җыелма командасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк һәм 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында һәм 2022 елда Санкт-Петербургта үтәчәк EuroSkills Европа чемпионатында Россия флагы данын яклау мөмкинлеге алачак.

Барлык яңалыклар