Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2021, 17:11

Уен техникасы һәм мәктәп укучыларының мотивациясе – «Унбер» лицеенда татар теле укытучылары өчен лекцияләр узды

Семинарда 200-гә якын педагог катнашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанның «Унбер» лицеенда татар теле укытучылары өчен семинар узды. 200-гә якын педагог Казан һәм чит ил белгечләре лекцияләрен тыңлады, алар үз эшләрендә укытуның яңа форматларын, аерым алганда, дәресләрдә уен, аудио- һәм видеоматериаллар һәм укучыларны укытуга мотивацияләүнең төрле ысулларын кулланалар.

Мондый семинарлар укытучылар өчен яңалык ачу һәм илһам табу мөмкинлеге, дип саный Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. «Үз һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм бүген семинарга килергә вакыт табуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу укыту сезнең эшегезгә энтузиазм өстәр дип өметләнәбез, чөнки укытучыга һәрвакыт нидер эзләргә, яңалыкка омтылырга кирәк, – дип ассызыклады ул. – Яңа белемнәр өчен ачык булган белгеч һәрвакыт уңышка ирешә».

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов укытучылар өчен семинарларның Казанда даими узуын, әмма мондый форматта беренче тапкыр булуын билгеләп үтте. «Без укытуны яңа заманча форматта үткәрергә теләдек, шуңа күрә семинар уңышлы узыр һәм сезгә файдалы булыр дип өметләнәбез», – дип мөрәҗәгать итте укытучыларга Ирек Ризванов.

Семинар программасы телне өйрәтүнең төрле методикаларына, дәрестә Мещерякова системасы буенча уен техникасын куллануга, шулай ук укучыларның мотивациясенә багышланган биш лекциядән торды. Семинарда чыгыш ясаган һәр педагог теге яки бу методика буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татар һәм инглиз телләре укытучысы Эльвира Маркова «Сәлам» яңа буын дәреслеген тәкъдир итте һәм әлеге дәреслек буенча телгә өйрәтү методлары турында сөйләде. Дәреслектә заманча яшьләр өчен актуаль темалар – гаджетлар, кумирлар, фильмнар, сериаллар һәм башкалар чагылыш таба. Мәктәп укучыларына кызыклы темалар ярдәмендә аларда телне өйрәнүгә кызыксыну уятырга мөмкин, дип саный пособие автордашы Эльвира Маркова. Өстәвенә, укыту, шул исәптән грамматиканы өйрәнү, зур күләмдә аудио- һәм видеоматериаллар кулланып, уен формасында уза. Укытучыларга уңайлы булсын өчен, методичка эшләнгән, анда теге яки бу биремнәр һәм күнегүләр белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатыла, дип сөйләде Эльвира Маркова.

Телне уен формасында өйрәнү темасын 117-нче номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Газизова дәвам итте. Ул инде 5 ел Валерия Мещерякова системасы буенча эшли. Әлеге методика буенча дәресләр баланың татар телен эмоциональ кабул итүенә юнәлдерелгән. «Уку башланганда без лексикага басым ясыйбыз, чөнки башта баланы сөйләм теленә өйрәтү, ә аннары гына тел нигезләрен өйрәнү мөһим», – дип сөйләде Фәния Газизова.

Үз чиратында, «Унбер» лицееның инглиз теле укытучысы Айрат Хәбибуллин балалар аудиториясе белән нәтиҗәле коммуникация төзү һәм укучыларның телгә кызыксынуын арттыру турында сөйләде. «Барлык балаларның да телне өйрәнүгә мотивациясе төрлечә булырга мөмкин, шуңа күрә укытучының бурычы – аны ачыклау һәм баланы уку процессына җәлеп итү», – дип ышана педагог. Мәсәлән, үз халкының тарихын өйрәнүгә кызыксыну, фильмнарның һәм музыканың мәгънәсен татар телендә аңлау теләге мотивация булырга мөмкин.

«Бала-сити» мәктәбенең халыкара программасы җитәкчесе Шеймус Колл халыкара кембридж системасы буенча белем бирүнең нигезләре турында сөйләде. Лектор инглиз телендә чыгыш ясады, тыңлаучылар өчен татарча синхрон тәрҗемә оештырылды.

Тагын бер спикер булып Токионың чит телләр университеты аспиранты Юто Хишияма булды. Ул татар телен өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм аны япон югары уку йортында укытуның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Татар теле укытучылары өчен семинарлар циклы Казан Мэриясе тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырыла. Беренче семинар октябрь ахырында узды, анда 280 укытучы катнашты. Лекцияләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фоторепортаж
«Унбер» лицеенда татар теле укытучылары өчен семинар
Барлык яңалыклар