Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2020, 13:55

«Ак Барс» уенчылары волонтер булды һәм мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын таратты

Хоккейчылар Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты каршында оештырылган волонтерлар штабында инструктаж үтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары Данис Зарипов, Кирилл Петров һәм Альберт Яруллин «Бәхетле» гипермаркетлары челтәре инициативасы белән оештырылган хәйрия акциясенә кушылдылар һәм волонтерлар булдылар - алар өлкән яшьтәге, күп балалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә азык-төлек илттеләр.

Хоккейчылар Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты каршында оештырылган волонтерлар штабында инструктаж үтте, маршрут кәгазьләре һәм индивидуаль яклау чаралары - битлекләр һәм перчаткалар алдылар. Һәр уенчы берничә адрес буенча узды. Азык-төлекне илткәндә, хоккейчылар тәкъдим ителгән саклану чараларын үтәделәр һәм башка кешеләр белән дистанция сакладылар.

Шулай ук Данис Зарипов Татарстан үзирекләре ресурс үзәгенә хоккей клубыннан АЗС челтәрләренең берсеннән 100 мең сумга ягулык карталары  тапшырды. Оешма җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин сүзләренә караганда, карталар республика муниципаль берәмлекләренең волонтерлык штабларына шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерә торган автомобильләрне ягулык белән тәэмин итү өчен тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗ категорияләргә ярдәмгә юнәлтелгән хәйрия акциясе 1-нче апрельдә старт алды. Ялгыз пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар «Бәхетле» гипермаркетлары челтәреннән азык-төлек җыелмалары ала башладылар.

15 кг чамасы авырлыктагы азык-төлек җыелмалары 1 айга исәпләнгән. Бер тартмага ике килограмм он, шикәр һәм бәрәңге, бер килограмм дөге, борчак, токмач, кишер һәм алма, ак май һәм көнбагыш мае, пешерелгән сыер ите, шпрот, куертылган сөт, йомырка һәм чәй керә.

Барлыгы 1503 гаилә азык-төлек тартмасы алачак. Мохтаҗларның исемлекләре социаль яклау органнары, шәһәрнең район администрацияләре һәм «Мәрхәмәтле Казан» проекты мәгълүматлары буенча төзелә. Өч баладан артык балалары булган гаиләләргә берничә азык-төлек җыелмасы китерелә.

Көн саен азык-төлек җыелмаларын 50 волонтер тарата. Акциягә Казанның танылган кешеләре дә кушыла - «Ак Барс» уенчыларыннан тыш, аңа «Төнге бүреләр» мотоклубы, Harley Davidson клубы һәм Бокс федерациясе әгъзалары да ярдәм итәргә әзер.

Казанда катлаулы тормыш хәлендә булган кешеләргә шәхси компанияләр дә, волонтерлар да, хәйрия фондлары да ярдәм күрсәтергә теләк белдерде. Мисал өчен, Казанның мохтаҗ пенсионерлары өчен 10 мең азык-төлектән торган «Яхшылык тартмасы» KazanExpress компаниясе тарафыннан формалаштырылган.

«Ярдәм» хәйрия фонды волонтерлары да мохтаҗларга ярдәм итә: алар шәһәр халкына - сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар ашлар белән апрельдән көн саен бушлай ланч-бокслар тарата.

Моннан тыш, көн саен Казан волонтерлары коронавирус инфекциясе корбаннары булу куркынычы янаган төркемдәге өлкән яшьтәге шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерә. Узган тәүлектә Казан волонтерлары 145 өлкән яшьтәге кешегә ярдәм итте. Шәһәр штабы эшли башлаганнан бирле волонтерлар өлкәннәрнең үтенечләре буенча 1752 тапкыр чыккан.

Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан» системасында сайтта яисә +7(843)236-4-123 (теләсә нинди телефоннан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә.
Барлык яңалыклар