Теләге булганнар чарада сәламәтлекләрен, шул исәптән кандагы шикәр күләмен тикшертә ала
Фото: Денис Гордийко
Зарядканы «Зенит-Казан» волейбол клубы уенчысы, Россия Кубогы һәм Суперкубогы иясе Евгений Рукавишников үткәрә.
Моннан тыш, теләге булган һәркем үз сәламәтлеген тикшертә алачак. Оештыручылар кан басымын, пульсны, кандагы шикәр күләмен, мускул көчен, гәүдә массасын һәм буйны үлчәячәк. Шулай ук сәламәт туклану, психик һәм физик сәламәтлек, зарарлы гадәтләрдән баш тарту турында лекцияләр уку планлаштырыла.
Спорт программасы кысаларында мәйданчыкта «Күңелле стартлар» эстафетасы, футбол һәм шахмат уеннары узачак. Теләгән һәркем ГТО нормаларын тапшыра ала.
Казанлыларны 10:00 сәгатьтә «Хезмәт резервлары» стадионы янындагы яшел мәйданчыкта көтәләр. «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе Казан дәүләт медицина университетының 210 еллыгына багышлана.