Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2024, 11:34

Иерей Александр Ермолин Хач ману бәйрәмен ничек билгеләп үтәргә кирәклеге турында сөйләде

Аның сүзләренә караганда, бәкедә су коену мәҗбүри түгел

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре, KZN.RU, 18 нче гыйнвар, Диләрә Гафурова). 18 еннән 19 нчы гыйнварга каршы төндә православие дине вәкилләре Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көннәрдә Татарстан башкаласында төнге гыйбадәтләр һәм суны изгеләндерү йоласы узачак. Христиан динендәге әлеге бәйрәм тарихы, бәкедә коену, шулай ук халык ышанулары турында Казан епархиясенең миссионерлар бүлеге рәисе иерей Александр Ермолин сөйләде.

Хач ману бәйрәме тарихы турында

Хач ману – Гайсә Мәсихнең Иордан елгасы суында чумдырылуына багышланган христиан бәйрәме. Гайсә Мәсих әлеге гамәле белән рухи тормышка омтылырга кирәклеген искәртә.

Бәйрәм христиан тарихының иң борынгы заманнарыннан билгеләп үтелә. Иерей Александр Ермолин сөйләвенчә, Гайсә Мәсихне Иоанн Предтеча – Иске Гаһеднең соңгы пәйгамбәре чукындырган. Ул христиан динендә монахлыкка нигез салучыларның берсе булып санала.

«Әлеге бәйрәмнең төп максаты гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү белән бәйле. Православие кешесе өчен иң мөһиме – гыйбадәттә һәм литургиядә катнашу», – дип билгеләп үтә Александр атакай.

Хач ману сочельнигының изге суы нинди була?

Бәйрәм 18 нче гыйнвар төнендә Хач ману сочельнигыннан башлана. Әлеге көнне катгый пост тотыла, ә гыйбадәтханәләрдә гыйбадәт кылулар башкарыла, аларны икенче төрле «Патша сәгатьләре» дип атыйлар. Бу атама Византиядә әлеге дини йоланың император катнашында үтүе белән бәйле.

«Патша сәгатьләре» елына өч тапкыр – Раштуа, Хач ману һәм Пасха алдыннан башкарыла», – ди иерей Александр Ермолин.

Чиркәүдә Хач ману бәйрәме тантанасы Бөек Василий литургиясе һәм суны изгеләндерү белән тәмамлана, ә аннан соң төнге уяулык уздырыла. Икенче көнне, 19 нчы гыйнварда, суны изгеләндерү белән Бөек Василий литургиясе кабат үткәрелә.

Иерей Александр Ермолин сүзләренә караганда, Хач ману көнендә суга бәйле хорафатлар яши.

«Узган гасырларда, хәзерге кебек, гыйбадәтханәләрдә краннан су алу мөмкинлеге булмаган. Шуңа күрә, һәркем үзе белән изге су алып китә алсын өчен, изгеләндерү ике көн дәвам иткән», – диде Александр атакай.

Изге су күпсанлы халык өчен кирәк булган очракта, рухани сусаклагычны изгеләндерә. «Чиркәү әһелләре су коену урыннарын түгел, ә суны изгеләндерә», – дип аңлатты иерей.

«Хач ману бәйрәмендә бәкегә чуму – чиркәү йоласы түгел, бәлки халык традициясе»

Хач ману бәйрәме белән бәйле йолаларга, ышануларга һәм гореф-гадәтләргә сак карарга кирәк. Иерей Александр Ермолин сүзләренчә, Рус православие чиркәве мондый ышануларга тискәре фикердә, чөнки алар мәҗүсилек күренеше.

«Кызганычка каршы, 90% очракта халык календареның православиегә бернинди катнашы юк. Моннан тыш, ул бәйрәмнең дини асылын боза. Әгәр дә сезгә Хач ману бәйрәмендә нәрсә эшләргә кирәклеге турында гадәти булмаган киңәшләр бирәләр икән, бу фәкать уйдырма гына», – дип аңлатты иерей.

Бәкедә су коену шулай ук халык традицияләренә керә. Әлеге гадәт изге урыннарга сәяхәт кылучылардан башланган. Алар, Гайсәгә охшарга теләп, Иордания суларына чумганнар. Шул рәвешле Россиядә дә су коену йоласы барлыкка килгән.

«19-20 гасырларда ук руханилар күрсәтмәләрендә суга чуму йоласының чиркәүнеке түгеллеге, ә халык традициясе булуы ачык язылган. Үз гөнаһларын юарга килгән кешеләрнең православие дине белән бернинди бәйләнеше юк», – ди Александр атакай.

Александр атакай түбән температурада бәкегә чуму урынына бәйрәм көнендә гыйбадәтханәгә килергә һәм гыйбадәттә катнашырга киңәш итә. Бәкегә чумып, Гаисәнең гамәлләрен, ким дигәндә, сочельник постын тоткан һәм, һичшиксез, Ходайга якынайган кешеләр генә кабатлый ала.

Хач ману көннәрендә иерей Александр Ермолин православие дине вәкилләренә зирәк зиһен һәм аек акыл тели. Ул бигрәк тә догаларга игътибар итәргә киңәш бирә.

«Хач мануны бәйрәм итү көннәрендә барыбызга да нәрсәнең мөһим, ә нәрсәнең икенчел икәнен аңлау зарур. Чиркәү тормышында катнашыгыз. Ходай безгә зур изгелекләр бүләк итә – бу илаһи мәхәббәтнең чагылышы. Хач ману барчабызга файда китерсен. Күпләребез өчен изге суга чиратта тору чиркәү тормышында беренче адым булыр дигән өметтә калам», – дип мөрәҗәгать итте Александр атакай дин тотучыларга.

Халык традицияләренә шулай ук бәкедә су коену да керә. Әлеге гадәт хаҗилардан башлана. Алар, Гайсәгә охшарга теләп, Иордания суларына чумуны кабатлаганнар. Бу Россиядә дә бәкегә төшү традициясен барлыкка китергән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда суга чумылдыру йолалары биш урында оештырылачак:

Борисково урамы, 54 (Югары Кабан күле);

Ферма шоссесы, 1 (Югары Кабан күле, кафе янында);

Красная Горка торак массивында Идел буе урамы, 32 (Идел елгасы, Николай Чудотворец гыйбадәтханәсе янында);

Савиново торак массивында 5 нче Кадыш урамы, 12 (Изге Мәрьям Анасы иконасы чиркәве янында «Живоносный источник» часовня-купелендә);

Федосеев урамы, 49 (Изге Преподобная Бөек газап чигүче Евдокия гыйбадәтханәсе янындагы купель).

18 нче гыйнвардан 19 нчы гыйнварга каршы төндә шәһәрдә бәйрәм чаралары һәм төнге гыйбадәтләр планлаштырылган. Дога укыганнан соң барлык гыйбадәтханәләрдә һәм кайбер сулыкларда суны изгеләндерү йоласы башкарылачак.

Фото: Денис Гордийко, иерей Александр Ермолинның шәхси архивы

Барлык яңалыклар