В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләр һәм призерлар җиде үлчәү категориясендә билгеләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). 10 нчы һәм 11 нче мартта Татарстан башкаласы хатын-кызлар арасында Сугышчан самбо буенча I бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк. Ярышлар республиканың «Батыр» олимпия резервы спорт мәктәбендә узачак.
Турнир Казан, Ростов-на-Дону, Таганрог, Серпухов, Кострома, Рязань, Рыбинск һәм Екатеринбург спортчыларын берләштерәчәк. Ярышларда катнашучылар арасында дөнья һәм Европа чемпионнары бар. Бүләкләр җиде авырлык категориясендә уйнатылачак: 50 кг, 54 кг, 59 кг, 65 кг, 72 кг, 80 кг һәм 80 кг артык, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Ярышлар РФ Спорт министрлыгы, Бөтенроссия самбо федерациясе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Самбо федерациясе һ.б. ярдәме белән узачак.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсенең самбо буенча тренеры Ксения Задворнова Пермьдә узган самбо буенча 73 нче Россия чемпионатында алтын медаль яулады. Ил җыелма командасы составында ул Ереванга дөнья чемпионатына барачак.