Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2022, 10:18

И.Төхвәтуллина: «Диалоглар»ның төп бурычы – шәһәрнең төрле тармак профессионаллары белән үсеш темалары буенча ирекле фикер алышу»

Казанда узган очрашулар сериясендә елга инфраструктурасы, шәһәрдә индивидуаль торак төзелеше һәм яктырту буенча фикер алыштылар

Фото: Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Казанда «Диалоглар. Җәйге очрашулар» дигән архитектура семинарлары, лекцияләр һәм презентацияләр сериясе кысаларында, елга инфраструктурасының табигатьтә ял итүгә бәйләнеше, индивидуаль торак төзелеше һәм шәһәрнең архитектура-сәнгать яктыртылышы турында фикер алыштылар. Шәһәрнең үсеш институтыннан чаралар 30 нчы июньдә һәм 1 нче июльдә узды.

«Әлеге очрашуларның төп бурычы – шәһәрнең тармак профессионаллары (архитекторлар, төзүчеләр, шәһәр халкы һәм бизнес мәнфәгатьләрен тәкъдим итүче ассоциацияләр) белән проектлау һәм проект чишелешләренең сыйфатын күтәрү, шәһәр төзелеше карарларын камилләштерү, Россия регионнарының иң яхшы тәҗрибәсен анализлау», - дип билгеләп үтте Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

Казан – судагы шәһәр

Туризм үсеше белән бәйле рәвештә су инфраструктурасын үстерү шәһәр потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Зөя музей-тыюлыгының әйдәп баручы архитекторы, Шәһәрнең үсеш институты эксперты Павел Тиняев бу юнәлештә алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Шәһәрдә 55,8 км Казансу елгасының һәм 77,9 км Иделнең яр буе полосалары файдаланылмый диярлек. Сервислар 4,2 км аралыкта гына тәкъдим ителгән. Шәһәрдә булган су инфраструктурасы корылмаларына анализ ясалды. Шулай ук шәһәр мохтаҗ булган әйберләр исемлеге эшләнде, Россиянең башка шәһәрләрендәге һәм кайбер илләрдәге охшаш проектларга анализ ясалды. Мондый объектлар арасында шәһәр яхт-клубы, җәмәгать причаллары, заправка станцияләре һәм юнг балалар мәктәпләре бар иде.

Табигатьтә ял итүгә елга инфраструктурасын бәйләү идеясе өч юнәлештә эшләнә: шәхси кече үлчәмле флотка хезмәт күрсәтү өчен яр буе инфраструктурасы объектларын, оештырылган су туризмын үстерү өчен объектларны үстерү һәм суда ял итүне популярлаштыручы зур вакыйгалы чаралар уздыру. Казанның баш архитекторы барлык теләүчеләрне, декабрьдә эшләү планлаштырыла торган концепциядә исәпкә алу өчен, шәһәргә кирәкле судагы ял итү сервисларының локацияләре буенча үз тәкъдимнәрен белдерергә чакырды.

Суда ял итүнең яңа форматлары, автотуризм инфраструктурасы һәм су спорт төрләре үсеше турында Гомумроссия автомототуризм ассоциациясе һәм Татарстандагы Автомотототуризм һәм караванингның илкүләм ассоциациясе төбәк вәкиле Андрей Горностаев, «Клуба Дори.РФ» вәкиле Максим Гурьянов, RomMashCamp (йөзмә глэмпинглар җитештерү) вәкиле Роман Костин фикер алыштылар.

Россиялеләрнең 70% ы үз йорты белән яшәргә тели

Индивидуаль торак төзелешен проектлаштыруда заманча карарлар белгечләрнең «Диалоглар»да чыгыш ясаулары барышында тәкъдим ителде. И.Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә индивидуаль торак төзелеше өлкәсендә проект карарларының сыйфаты түбән, әмма Казанда көчле командалар, компанияләр бар, аларның бер өлеше чарада тәкъдим ителгән. Аз катлы төзелешкә һәм тарихи үзәктә проектлауга үз фикере һәм заманча карашы, шулай ук барлыкка килгән тирәлектә яңа проектларны планлаштыру мәсьәләләрен Liphart Architects нигез салучы Степан Липгарт, «AR ARCHITECTS» архитектура бюросына нигез салучы Руслан Айбушев һәм Азат Ханов, «Yaratam» архитектура бюросына нигез салучы Петр Сафиуллин тәкъдим итте. Спикерлар архитектор өчен һәр яңа проектның алга таба зур адым икәнлеген; сыйфатлы гамәлгә ашыруның заказчы, архитектор һәм шәһәр төзелеше институтлары вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлектән башка мөмкин булмаганын билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта идеяләр һәм аларның реаль, сыйфатлы гәүдәләнеше арасында баланс табу мөһим.

Россиялеләрнең 70% ы үз йортында яшәргә тели – мондый мәгълүматларны Александра Гершунская китерде. Ул индивидуаль торак төзелешенең типик проектлары конкурсы турында сөйләде, аның нәтиҗәләре буенча берничә идея, шул исәптән агач йорт төзелеше проектлары, аз катлы йортлар проектлары, шулай ук социаль-мәдәни объектлар сайлап алынды. «Безгә теләгән әйбер һәм төзергә мөмкин арасында алтын урталыкны табарга кирәк», - дип уртаклашты А.Гершунская.

Индивидуаль торак төзелешенең типлаштырылган карарлары 2020 елда тәкъдим ителгән «Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясе»н тормышка ашыруның дәвамы булырга мөмкин. Әлеге зонада индивидуаль торак төзелешен проектлаштыру үзенчәлекләре турында доклад белән КДАТУ доценты, Шәһәрнең үсеш институты эксперты Светлана Персова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, типлаштырылган карарлар Казан үзәгендә яшәүчеләр өчен индивидуаль торак төзелеше буенча килешү процессын җиңеләйтергә тиеш.

Шәһәрнең яктыртылышы – туристлар хатирәсе

«Диалоглар»да Казандагы бердәм яктылык мохите концепциясен тәкъдир итү булды. Бу масштаблы проект, ул шәһәрнең йөзен үзгәртергә һәм аның кунаклар һәм шәһәрлеләр өчен җәлеп итүчәнлеген арттырырга тиеш. Проектның үзенчәлекләре – шәһәр масштабында ут сценарийлары белән үзәкләштерелгән идарә итү, төс белән пычрануны, шәһәрнең тарихи өлешендә контурлы һәм төсле архитектура яктылыгын бетерү, шәһәр доминантларын исәпкә алу, энергия нәтиҗәлелеген арттыру. «Шәһәрнең яктыртылышы – туристларның хатирәләре, халыкның иминлеге, бизнес өчен визит карточкасы. Образлар һәм сценарийлар булдыру, комфортлы төсләр куллану мөһим», - дип билгеләде баш рәссам, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая.

«Диалоглар» форматының мөһимлеген «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков билгеләп үтте – ул җитәкләгән предприятие Казанны тышкы яктан яктырту белән шөгыльләнә һәм бөтен шәһәрне архитектура яктылыгы концепциясе өчен җавап бирә. «Чара нәкъ менә архитектура тирәлегендә яктырту темаларына бәхәсләшү мөмкинлеген бирде, проектлар төзү белән шөгыльләнүче кешеләр безнең фикеребезне, безнең карашыбызны ишетсен һәм без диалогта иң яхшы карарлар таба алсын өчен», – дип билгеләп үтте Р.Габделхаков.

«Диалоглар» нәтиҗәләре буенча меморандум төзеләчәк, ул катнашучылар тарафыннан кертелгән барлык тәкъдимнәрне исәпкә алачак һәм дискуссияләр нәтиҗәсен чагылдырачак. «Бу сөйләшеп таралышу гына түгел. Без махсус рәвештә шундый чараны башлап җибәрдек, сорауларны төрле яклап тикшерү, бурычларны теркәү һәм аларны эшкә алу өчен», - дип ассызыклады Илсөяр Төхвәтуллина.

«Казэнерго» АҖ һәм «Выбор» компанияләр төркеме җәйге «Диалоглар»ның генераль партнерлары булды. Архитектура-төзелеш берләшмәсенең профессиональ очрашулары сериясен Шәһәрне үстерү институты һәр сезон саен – язын, җәен һәм көзен үткәрә. Аларны ел саен уздырыла торган «Казаныш» масштаблы форумы тәмамлый, ул быел декабрьдә узачак.

Барлык яңалыклар