Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2021, 16:17

И.Шакиров: «Дәүләт автоинспекциясе һәм хокук сакчылары белән берлектә самокатлардан файдалану кагыйдәләрен эшлибез»

Татарстан башкаласында барлык шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгы өчен Россиядә беренчеләрдән булып самокатчылар өчен кагыйдәләр эшләргә телиләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Электр самокатоларының прокат сервислары казанлылар арасында көннән-көн популярлаша бара. Җәйге сезон башыннан гына да шәһәр халкы 500 мең тапкыр диярлек хезмәт күрсәтүдән файдаланды. Сервисларда теркәлгән уникаль кулланучылар саны 120 мең кешегә җитте. Бу хакта бүген Казан Мэриясенең рәсми аккаунтында турыдан-туры эфирда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Бу сервисны актив хуплаган шәһәр халкы бар, көн саен алардан файдаланалар һәм бик канәгать. Ә бар бу сервис уңайсызлыклар тудыра торган кешеләр», – диде ул. И.Шакиров Казанда самокатлардан файдалану кагыйдәләре турында берничә тапкыр фикер алышынуын, бүгенге көндә шәһәр тарафыннан кайбер карарлар кабул ителүен билгеләп үтте.

«Без оператор-компанияләр белән дә, күзәтчелек органнары белән дә актив диалогта. Хәзер Дәүләт автоинспекциясе һәм хокук сакчылары белән берлектә барлык тискәре нәтиҗәләрне булдырмаска тиешле кагыйдәләр эшләнә. Бу техник алгарыш норматив җайга салуны узып киткән очрак. Әлегә шәхси мобильлек чаралары турында закон Дәүләт Думасында эшләү һәм раслау стадиясендә тора. Нәкъ менә аларга самокатлар, монотәгәрмәчләр, гироскутерлар карый. Федераль дәрәҗәдә җайга салучы кагыйдәләр юк, шуңа күрә без аларны хәзер республика һәм аның башкаласы дәрәҗәсендә урнаштырабыз», – дип уртаклашты спикер. Аның сүзләренә караганда, җәйге сезон башыннан шәһәрдә тизлекне чикләү зоналары кертелгән. Бу участоклар прокат сервислары кушымтасында билгеләнгән. Хәзер парклар, скверлар һәм кайбер тротуарлар территориясе буйлап электросамокатта йөргәндә тизлек автомат рәвештә кими – төрле участокларда 20, 15 һәм 10 км/сәгатькә кадәр.

Мондый чикләүләр җәяүлеләр кичүендә дә гамәлдә. Самокатчылар алар буенча ашыкмый гына йөри алмый. «Ягъни җәяүлеләр кичүенә якынлашканда алар туктарга, самокаттан төшәргә һәм җәяү күчәргә тиеш булачак. Барысы өчен дә шулай уңайлы булачак. Бу инде гамәлгә ашырылган, мондый җәяүле кичүләр санын без көн саен арттырачакбыз», – дип сөйләде ул.

Спикер игътибарны еш кына самокатларның шәһәр территориясе буйлап сибелүенә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да киртәләр тудыруына юнәлтте. Бу проблеманы бетерү эше инде алып барыла. «Без прокат-компанияләрнең персонал санын арттырачагы турында килештек. Аларның хезмәткәрләре тәүлек буе диярлек бу станцияләрне йөреп чыгачак, самокатларны дөрес итеп урнаштырачак. Кыскасы – тәртип урнаштыру. Сезон башында мондый хезмәткәрләр 25 кеше булса, хәзер инде барысы 150 кеше», – дип сөйләде И.Шакиров.

Шәһәр халкын самокатларда балаларның да йөрүе борчый. «Без аларның үз гамәлләренең нәтиҗәләрен ахыргача бәяли алмауларын аңлыйбыз. Хәзер мәсьәләне техник яктан хәл итәбез. Прокат-компанияләр белән кулланучыларны авырлык буенча билгеләячәкбез, дигән фикергә килдек. Шартлы рәвештә, 30 кг чикләүне билгеләгәндә, самокат онлайн рәвештә кимрәк авырлыктагы кеше – бала икәнлеген күрсәтәчәк», – дип аңлатты спикер. Шул рәвешле, аренда сессияләре туктатылачак, ә хокук бозуларга юл куйган кулланучылар штрафка тартылачак. Якын арада бу яңалыкларны кертергә ниятлиләр.

И.Шакиров сервислар тарафыннан җыела торган мәгълүматлар буенча – телефон номеры яки банк картасы буенча – теге яки бу самокатны арендага алган кешене табып була, дип искәртте. Шуңа күрә бер генә хокук бозучы да җаваплылыктан кача алмаячак, һәм аңа штраф санкцияләре салыначак. Май бәйрәмнәре өчен генә дә 200-дән артык кеше җәза алды. Бу юнәлештә эш көчәйтеләчәк.

«Без самокатлар кирәк булган кешеләр алардан файдалануларын дәвам итсен, әмма башка шәһәрлеләргә проблемалар тудырмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Мин ышанам, без бергәләп моны эшли алабыз», – дип йомгаклады спикер.

Барлык яңалыклар