Казан Башкарма комитетында сезонлы һәм стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында узган киңәшмәдә сезонлы һәм стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Эшмәкәрләр белән эшлекле очрашуны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров үткәрде.
Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, быел сезонлы сәүдә объектлары саны кимегән. Бу аларның күбесенең җәмәгать урыннары территориясендә урнашуы белән бәйле, анда аренда хокукына торглар Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан уйнатыла. Хәзерге вакытта схемада 261 урын бар, шул исәптән кафе өчен 20 урын, кавын-карбызлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш сату өчен 59 урын, туңдырма сату өчен 51 урын, җәйге верандалар өчен 90 урын һәм стационар кафелар. Бу нокталар буенча аукционнар бу айда төгәлләнәчәк, ә эш 1-нче майда башлана.
Сезонлы сәүдә эшен оештыруда үзгәрешләр турында сөйләгәндә, И.Шакиров быел сәүдә нокталарының ассортиментын, әйтик, эчемлекләр һәм туңдырма төрләрен берләштерү турында карар кабул ителүен билгеләп үтте. «Бу эшмәкәрләргә аукционга бергәләп катнашу мөмкинлеге бирә», - дип аңлатты ул.
Р.Фазылҗанов шулай ук сезонлы сәүдә объектларының тышкы кыяфәтенә игътибарны юнәлтте. «Алар типик проектларга туры килергә тиеш. Узган елдагы кебек үк, без район администрацияләре белән әлеге объектларны кабул итү эшен оештырачакбыз. Моннан башка эшләп булмый», - дип ассызыклады спикер.
Аннары эшлекле очрашуда стационар булмаган сәүдә оештыру мәсьәләсен күтәрделәр. «Ел буе эшли торган объектлар буенча хәзерге вакытта 738 урынга схема бар. Бүгенге көнгә 245 иклешү төзелгән, 207-се – өстенлекле хокукка ия булган эшкуарлар белән. Хәзерге вакытта аукционнар игълан ителде. Килешүне төзү хокукына икмәк-күмәч товарлары өчен 19 урын, су һәм азык-төлек товарларын сату өчен 18 урын, азык-төлек булмаган товарлар өчен 7 урын, җәмәгать туклануы һәм чәчәкләр өчен 8 урын куелган», - дип хәбәр итте Р.Фазылҗанов. Агымдагы айда планда – компенсация урыннарында урнаштыру хокукын тормышка ашыруга гаризалар кабул итүне игълан итү. Реестрга шундый 90 урын кергән.