Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2022, 19:40

И.Шакиров Made in Kazan форумында: «Өй эше буларак без бизнесның коммуникацияләр өчен мәйданчык булдыру тәкъдимен алабыз»

Казанда форумга йомгак ясалды – эшкуарларның салым ташламаларын кертү, логистиканы гадиләштерү һәм дәүләти-хосусый партнерлык турындагы идеяләрен җентекләп өйрәнәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель, Юлия Летникова, Алина Бережная). Бүген Made in Kazan форумында яңгыраган төп инициативаларның берсе – эшкуарлар һәм хакимият вәкилләренең коммуникацияләре, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм карарлар эзләү өчен мәйданчык булдыру. «Бүген без аңлау стадиясеннән адаптациягә күчәбез. Безгә – хакимият органнарына һәм эшкуарларга –дөрес конструктив диалог урнаштыру мөһим. Хәзер булган ресурслардан нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирәчәк карарлар кабул итү әһәмиятле», – дип билгеләп үтте чарага йомгак ясап, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Форум Kazan Palace by Tasigo мәйданчыгында 100 катнашучыны – икътисадның 11 тармагы буенча вәкилләр һәм экспертларны җыйды. Төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, ачык диалог форматында, үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр һәм бергәләп тәкъдимнәр эшләү өчен экспертларны тыңладылар.

Фикер алышуларга Казан Мэры Илсур Метшинның кризиска каршы штаб кысаларында бизнес вәкилләре белән очрашулар сериясе сәбәп булды. «Бүген безнең өчен кире элемтә бик мөһим. Очрашкан проблемаларыгызны сез генә формалаштыра һәм сез генә алардан иң оптималь чыгу юлларын таба аласыз. Диалог дәвам итсен иде дигән теләктәбез. Бер үк әйберләрне бер үк төрле күзаллау мөһим», – дип ассызыклады И.Шакиров. «Өй эше сыйфатында коммуникацияләр дәвам итә, проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыша алырлык мәйданчык булдыру йөкләмәсен алабыз. Бу катлаулы ситуациядә без кулланырга тиешле мөмкинлекләр тәрәзәсе бар булуына ышанам», - дип өстәде ул.

ScoutHouse проектына нигез салучы Нияз Гәрәев эшкуарлар фикер алыша алырлык офлайн-мәйданчык булдыру тәкъдимен белдерде. Аның фикеренчә, тере аралашу бизнесны алга таба алып бару өчен элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә.

Социаль инфраструктураның яңа объектларын ачарга мөмкинлек бирәчәк дәүләти-хосусый партнерлык регламентларын булдыру идеясен «Бала-Сити гомуми белем бирү оешмасы» коммерциячел булмаган автоном оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова тәкъдим итте. «Муниципалитетның җирләре, биналары бар, аларны социаль бизнес-проектларга кулланырга мөмкинлек бирергә кирәк», – дип билгеләде ул.

«Бипиум» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы Андрей Финохин биржа булдыру инициативасы белән чыкты, анда муниципалитет IT-технологияләр таләп ителә торган үз проблемалары турында сөйләр иде, ә бизнес-берләшмә үз чиратында үз эшләнмәләрен тәкъдим итәр иде. Шул рәвешле, хакимият һәм бизнес арасында хезмәттәшлек җайга салыначак.

Эшкуарларның башка идеяләре арасында салым ташламаларын кертү, чималны транспортировкалау өчен логистик чылбырларны гадиләштерү, үзебезнең авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә дәүләт инвестицияләре һәм башкалар яңгырады.

«Форумның гаять зур плюсы – карарлар кабул итүче хакимият һәм чишелеш вариантларын тәкъдим итүче бизнес арасындагы ачык диалог. Ахырда барысы да диярлек мәгълүмат хәзер безнең өчен иң мөһиме дигән фикергә килде. Ягъни ярдәм итү институтлары, аларның реаль эше турында хәбәрдарлык – бу бик әһәмиятле», - дип фикерләре белән уртаклашты «Олеся Мостаева остаханәсе» компанияләр төркеме вәкиле Анна Галимова.

Казанда эшмәкәрлекне үстерү буенча вәкаләтле вәкил, Казан шәһәр Думасы депутаты Михаил Кузнецов билгеләп үткәнчә, барлык идеяләр өйрәнеләчәк һәм эшкә алыначак. «Һичшиксез, җыелырга һәм моны ешрак эшләргә кирәк. Без чыннан да киләчәкне күзаллауны формалаштырабыз һәм кулны пульста тотабыз. Фундаменталь мәсьәләләр һәрвакыт бертөрле, әмма төгәл проблемаларны һәм чишелешләрне монда гына ишетергә мөмкин», - диде ул.

М.Кузнецов сүзләренә караганда, федераль, республика һәм муниципаль хакимият органнарының бурычы – гамәлдәге ярдәм чараларын эшкуарлар теләгәнчә җайга салу. «Әгәр без эшкуарлардан сорамасак, бу ярдәм чараларын берничек тә җайга сала алмыйбыз, шуңа күрә форумны уздыру идеясе туды. Хәзер проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк булган чор», – диде ул.

«Made in Kazan иң башта белем бирү форматында узды. Хәзер концепция үзгәрде, хәзер контент генераторлары без үзебез» - дип ассызыклады Михаил Кузнецов һәм мондый форматтагы чаралар даими булыр дип өмет белдерде.

Искәртәбез, Made in Kazan – Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы буенча оештырылган проект. Форум беренче тапкыр 2010 елда үткәрелде. Бүгенге чара алтынчы булды. Ачылыш тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук экспертлар – Мәскәү биржасының бәйсез директоры Олег Вьюгин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм бизнес-партнерлар буенча эксперт, бәйсез хокукый киңәшче, executive&team коуч, системалы бизнес-консультант Наталья Бельзер чыгыш ясады.

Фоторепортаж
Татарстан башкаласында Made in Kazan форумы тәмамланды, 25.04.2022
Видеорепортаж
25.04.2022 19:00
Татарстан башкаласында Made in Kazan форумы тәмамланды, 25.04.2022
Барлык яңалыклар