В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар иң яхшы эшләрне 27 нче августтан 31 нче октябрьгә кадәр «Мәскәү» мәдәни үзәгендә күрә алачак.
Фото: Денис Гордийко
27 нче апрельдән 10 нчы июньгә кадәр фестивальнең читтән торып ясалган этабы – иллюстраторлар арасында конкурс узды. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка илләрдән – Әрмәнстан, Беларусия, Бөекбритания, Италия, Эстониядән 188 автордан гаризалар килде. Жюри «Иң яхшы китап иллюстрациясе», «ММЧда иң яхшы иллюстрацияле материал», «Иң яхшы коммерция иллюстрациясе», «Иң яхшы автор проекты» номинацияләрендә (бастырылмаган проектлар һәм башка форматлар – комикслар, зиннар, рәссамнар китаплары һ.б.) җиңүчеләрне билгеләде.
Экспертлар тарафыннан куелган баллар нигезендә 44 катнашучыдан лонг-лист төзелде – аларның эшләрен 27 нче августтан 31 нче октябрьгә кадәр «Мәскәү» мәдәни үзәгенең бал залында күреп булачак. Лонг-листка шулай ук Татарстаннан да конкурсантлар керде. Җиңүчеләрнең исемнәре фестивальнең турыдан-туры этабында игълан ителәчәк, җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.
Фестиваль программасында иллюстрацияләр, китаплар һәм зиннар күргәзмәсе, иллюстрацияләр һәм зиннар ясау буенча мастер-класслар, танылган рәссамнар белән очрашулар һәм белгечләрнең лекцияләре, сәнгать белгечләре, сәнгать белеме вәкилләре, шулай ук бу өлкәдә профессионаллар катнашында түгәрәк өстәл, китап нәшрияты, иллюстраторлар һәм авторлык киемнәре һәм бизәкләре кибетләре катнашында маркет каралган.
Фестиваль тәмамлануга чараның рәсми сайтын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, анда лонг-листка кергән катнашучылар үзләренең портфолиоларын тәкъдим итә һәм үз эшләрен сатуга куя алачак, дип хәбәр итә «Мәскәү» мәдәни үзәге матбугат хезмәте.
«Мәскәү» мәдәни үзәге традицион рәвештә сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә эшләүче яшь талантларга ярдәм итә. Аерым алганда, ел саен мәдәният үзәгендә «Мәскәү»дә арт-яз» фестивале үткәрелә, ә 2020 елда «Ак кәгазьдән» яшь иллюстраторлар һәм графиклар күргәзмәсе оештырылды.
Фестивальнең тулы программасы сылтама буенча тәкъдим ителә.