Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.03.2020, 08:52

И.Метшин: «Сез дөньяны игелек белән тулыландырасыз, илһамландырасыз һәм ярдәм итәсез»

Казан Мэры шәһәр хатын-кызларын 8-нче март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән 8-нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Гүзәл хатын-кызларыбыз, әниләребез, әбиләребез, кызларыбыз, апаларыбыз, хезмәттәшләребез, сез, чыннан да, нәзәкатьлелек, гүзәллек һәм наз үрнәге булып торасыз. Заманалар үзгәрә, әмма сез гәүдәләндергән кыйммәтләр – мәхәббәт, гаилә, ана булу, кайгырту - үзгәрешсез кала. Сез дөньяны игелек һәм югары мәгънә белән тулыландырасыз, теләсә-кайсы эшкә һәм башлангычка аһәңлелек бирәсез, безне илһамландырасыз һәм ярдәм итәсез.

Гаилә учагын һөнәри эшчәнлек белән бергә алып барып, Сез үзегезне шәһәребезнең барлык өлкәләрендә дә ачык күрсәтәсез, җаваплылык, компетентлык һәм намуслылык үрнәге булып торасыз. Сезнең өлешегездән башка мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният һәм башка тармакларның казанышларын күз алдына да китереп булмый. Сезгә, сөйкемле хатын-кызлар, күңел юмартлыгы, иҗат таланты, зирәклек, чиксез сабырлык, җылылык һәм уңайлылык өчен рәхмәт!

Бу могҗизалы көндә мин сезгә яхшы кәеф, күңелле сюрпризлар һәм якыннарыгызның игътибарын телим! Шатлык һәм бәйрәм хисе сезнең йортыгызда һәм йөрәгегездә мәңгегә урнашсын. Бәхетле булыгыз һәм яратылып яшәгез!» - диелә котлауда.

Барлык яңалыклар