Казан мэры UNACLA президенты сыйфатында «Глобаль Ефәк юлы – Шәһәр мэрлары форумы» халыкара онлайн-форумында катнашты.
Фото: Марат Мугингов
«Шәһәр мэрлары форумы»нда Париж (Франция), Ляньюньган, Харбина һәм Сианя (Кытай), Минск (Белоруссия), Сәмәрканд (Үзбәкстан), Бишкәк (Кыргызстан) вәкилләре катнашты. Онлайн-очрашу модераторы булып Евразиядә (Бөекбритания) BBC World News коммерция вәкиллеге башлыгы Сергей Становкин чыгыш ясады. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән G-Global халыкара секретариаты җитәкчесе Серик Нугербеков мөрәҗәгать итте.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, барлык шәһәрләр һәм илләр глобаль проблема – COVID-19 пандемиясе белән очрашкан. Ул, халыкның ихтыяҗларын үзгәртүгә оператив рәвештә реакция белдереп, тотрыклырак шәһәр идарәсен формалаштыру буенча эш алып барырга мәҗбүр итә.
«Шәһәр тормышы сыйфатлы яңа үсеш этәргече алырга мөмкин. Электрон хөкүмәт һәм сәламәтлек саклау, телеконсультацияләр, читтән эшләү, онлайн-мәгариф һәм электрон коммерция инде көндәлек тормышның бер өлешенә әверелде. Безгә әйләнә-тирәдәге хәлләрдән дәрес алырга, хезмәттәшләребездән уңай тәҗрибәләрне үзләштерергә һәм аларны урыннарда гамәлгә кертергә кирәк. Мин «G-Global. XXI гасыр дөньясы» халыкара конгрессы кебек чаралар кысаларында тәҗрибә уртаклашуны һәм конструктив диалогны хуплыйм һәм безнең уртак тырышлыгыбыз уңайлы акыллы шәһәрләрдә сәламәт һәм яшәргә сәләтле киләчәк формалаштыру өчен конкрет мөмкинлекләр булдыруны тәэмин итәчәгенә ышанам», – диде Метшин.
«Бөек ефәк юлы дөньяның күп кенә халыкларының икътисадый һәм мәдәни элемтәләрен үстерүдә зур роль уйнады, шулай ук технологияләр һәм инновацияләр таратучы булып хезмәт итте. Бөек ефәк юлы мэрларының очрашуы – Көнчыгыш һәм Көнбатышны бәйләүче меңьеллык цивилизацияләр диалогын яңарту, – дип билгеләде Казан шәһәр башлыгы. – Яңа формат бөтен Евразия континентын икътисадый үстерү өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр тудыра. Яңа тизйөрешле автомобиль юллары төзү, Евразиянең иң ерак нокталары арасында тимер юл, авиация юллары оештыру аша Евразия интеграциясе өчен шартлар тудырыла».
Ул форумда катнашучыларга Татарстан башкаласының шәһәр белән идарә итүнең заманча технологияләрен үстерү һәм муниципаль бурычларны хәл итү дәрәҗәсе буенча Россиянең миллион халкы булган 15 шәһәре арасында алдынгы урында торуын сөйләде.
«Спортка, медицинага, иҗтимагый киңлекләргә стратегик инвестицияләр Казанда тормыш сыйфатын яхшыртуга китерде һәм бөтен дөньяга танылган Ли Куан Ю премиясе конкурс комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде. Шәһәр Сеул, Токио һәм Гамбург белән беррәттән махсус бүләккә лаек булды. 2018 елда Казан беренче тапкыр Гуанчжоу – шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең тотрыклылыгын тәэмин итүдә уңышлы тәҗрибәләр алмашу өчен абруйлы дөнья мәйданчыгы шәһәр инновацияләре IV халыкара премиясе финалистлары арасына керде», – дип сөйләде Татарстан башкаласы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Казанда «Акыллы торак-коммуналь хуҗалык» һәм «Акыллы транспорт» карарларының бер өлеше гамәлгә ашырылган. Барлык күпфатирлы йортлар да гомуми йорт исәпләү приборларында җылылык энергиясен, кайнар һәм салкын суны куллануны исәпкә алуның автоматлаштырылган системалары белән җиһазландырылган. Бу җылылык куллануның уртача 27% ка кимүенә китергән, ә индивидуаль җылылык приборларын урнаштырудан кулланучылар файдасына елына уртача 500 мең сум кала. Шәһәр масштабларында бу елына миллиард сумнан артык экономиягә китерә.
Татарстан башкаласында урам-юл челтәрен куллануның тоткарлыкларын профилактикалау һәм нәтиҗәлелеген күтәрү өчен «Юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасы» проекты гамәлгә ашырыла. Оештырылган шәһәр парковка пространствосы белән бергә бу шәһәрнең урам-юл челтәренең үткәрү сәләтен 15-20%-ка һәм хәрәкәтнең уртача тизлеген 25%-ка арттырырга мөмкинлек бирде.
2020 елдан Казан башкарма комитеты цифрлы рәвештә 45 муниципаль хезмәт күрсәтә, алар барлык мөрәҗәгатьләрнең 80%-ын тәшкил итә. «Бу яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләр чорында аеруча актуаль булып чыкты. Агымдагы елның узган кварталында гариза бирүчеләргә 16 меңнән артык цифрлы муниципаль хезмәт күрсәтелде», – дип аңлатты И.Метшин һәм боларның барысы да шәһәрлеләрнең вакытын һәм акчаларын экономияли, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, дип өстәде.
Моннан тыш, быел комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы кертелде. Бердәм мәгълүмати киңлектә шәһәр төзелеше ниятләре, планлаштыру документлары, җир ресурслары һәм инженерлык инфраструктурасы турында мәгълүматлар тупланган. «Бүген без шәһәрнең электрон генпланына, җирдән файдалану һәм төзелеш алып баруның электрон кагыйдәләренә, территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектларына күчтек инде. Хәзерге вакытта без шәһәрнең тулы цифрлы игезәген тудыра башладык», – дип ассызыклады Казан башлыгы.
Ул шулай ук быел шәһәрдә «зур мәгълүматлар» базасын формалаштыру буенча проект старт алуы турында сөйләде, ул хакимият органнарына һәм бизнес-берләшмәләргә төрле өлкәләрдә: сәүдәдән алып төзекләндерү һәм шәһәр төзелеше планлаштыруына кадәр, аңлы карарлар кабул иткәндә һәм бизнес-планнарны формалаштырганда аналитикага таянырга мөмкинлек бирәчәк.
Спикер сүзләренә караганда, Казанның туристик җәлеп итүчәнлеген, халыкның маяклы миграциясен, транспорт һәм җәяүлеләр агымнарының җылылык картасын, халыкның җенси составы, белем бирү сыйфаты, шулай ук финанс һәм мәдәни җәлеп итү үзәкләрен ачыклау буенча аналитикларга ихтыяҗ зур булган.
«G-Global. XXI гасыр дөньясы» халыкара онлайн-конгрессы 18-20-нче ноябрь көннәрендә Нур-Солтанда уза. G-Global проекты, халыкара икътисадый сәясәтне билгеләүдә иң йогынтылы көч буларак, 57 ил кергән Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Тышкы эшләр министрлар советы тарафыннан танылган. Әлеге платформа ярдәмендә глобаль кризиска каршы чишелешләрне эзләүдә катнашучы илләр саны арта.