Шәһәрдә колл-үзәк һәм конференц-зал белән «Игелекле Казан» коворкингы барлыкка киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь, Алинә Бережная). «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасының шәһәрнең Совет районында Сеченов урамындагы 5-нче номерлы йортта үз бинасы барлыкка киләчәк. Бер түбә астында барлык хәйрия оешмалары урнашачак, биредә мастер-класслар һәм семинарлар, ярдәм алучылар белән очрашулар оештырылачак. Шул ук бинада Казанның Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы өчен бина да бүлеп биреләчәк.
«Бу «Игелекле Казан» штабы гына түгел, ә инде эшли торган һәм үз эшчәнлеген башлап кына җибәрә торган хәйрия фондларының концентрациясе урыны да булып торачак. Барлык хәйрия фондлары бер түбә астында булачак – кешеләр монда килгәч, ярдәм алачагын төгәл беләчәк. Биредә транспорт чишелеше яхшы, янәшәдә тукталыш бар, гомумән, халык тыгыз урнашкан район – бу бинада урнашачак оешмалар өчен шартлар бик яхшы, – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин объектта булганда.
500 кв.м мәйданлы бина өч оешма арасында бүленгән. Сул канатта «Игелекле Казан» коворкингы урнашачак. Элегрәк оешма Профсоюз урамы буенча 8 кв.м мәйданлы офиста урнашкан булган. «Әлеге мәйдан безгә җитмәде – семинарлар яки хәйрия фондлары белән очрашулар уздырырга кирәк булганда, без яшүсмерләр клубларына, мәдәният йортларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Безне кире какмадылар, ләкин без һәрвакыт үз бинабыз булуын теләдек», – дип сөйләде Мэрга «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.
Бүгенге көндә «Игелекле Казан» 100-дән артык хәйрия оешмасы белән хезмәттәшлек итә, аларның якынча яртысының үз биналары юк. Коворкинг алар өчен булдырылачак та инде. «Без Мәскәү үрнәгендә барырга һәм бер мәйданчыкта барлык коммерцияле булмаган һәм хәйрия оешмалары җыела алачак үзәк булдырырга телибез. Монда аларның хезмәткәрләре эшли, үз проектларын гамәлгә ашыра алачак», – диде Татьяна Мерзлякова. Шулай ук коворкингта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әниләр дә эшли алачак. Әти-әниләр эшләгән вакытта, балалар белән тьюторлар һәм волонтерлар шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, мәйданчыкта мастер-класслар үткәрү, ирекле бергәлек вәкилләренең очрашулары планлаштырыла.
Аерым канатта сувенир продукциясе склады, колл-үзәк, конференц-зал ачу планлаштырыла, сүз уңаеннан, алардан ветераннар оешмасы әгъзалары да файдалана алачак.
«Игелекле Казан» белән күршедә Казанның Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы урнашачак. Оешма рәисе Гузәл Стрекалова сөйләгәнчә, хәзер штаб Патрис Лумумба урамындагы ДОСААФ бинасында, 25 кв метр мәйданлы зур булмаган офиста урнашкан. «Бездә комиссияләрнең киңәйтелгән утырышлары еш уздырыла, без документлар һәм архив эшчәнлеге белән зур эш алып барабыз, һәм бу мәйданнар безгә җитми», – диде Гүзәл Стрекалова.
Хәзер ветераннар оешмасында зур киңәшмәләр үткәрү өчен зур кабинет, архив документлары өчен аерым бүлмә, чәй эчү һәм иҗади очрашулар өчен зал барлыкка киләчәк. «Безнең оешма үзе турында кычкырып әйтергә тиеш, мондый яңа бина белән барысы да килеп чыгачак», –дип мөрәҗәгать итте Мэрга Гузәл Стрекалова.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шулай ук тирә-юньдәге территориядә төзекләндерү эшләре алып бару һәм бина янында сквер ачу планлаштырыла. «Бу ветераннар өчен яңа тартылу ноктасы булачак, – дип ышаныч белдерде Мэр. – Безгә оешманың шәһәр үзәгендә урнашуы мөһим, барлык ветераннар да аңа барып җитә алсын, биредә күңелгә ятышлы шөгыль тапсын, ярдәм алсын өчен».
Шулай ук бинада «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсе урнашачак.
«Барлык биналарның да уңайлы булуы мөһим, ә без һичшиксез өй туенда очрашырбыз», – дип йомгаклады Илсур Метшин.