В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел торак район территориясендә мәктәп, «Ышаныч» үзәге бүлекчәсе, тәртип саклау җәмәгать пункты һәм ярминкә мәйданчыгы төзергә планлаштыралар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы март, Юлия Летникова). 1501 урынлы мәктәп, психологик үзәк, тәртип саклау җәмәгать пункты, ярминкә мәйданчыгы – бу һәм башка объектлар Казанда быел ук Салават Күпере торак районында барлыкка киләчәк. Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә социаль инфраструктураны үстерү планнары турында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде.
«Салават Күпере торак микрорайоннар белән генә түгел, социаль объектлар белән дә үсә. Искиткеч парк бар, аны ачканнан соң без бик күп уңай бәяләмәләр алдык. Яңа мәктәп, «Ышаныч» үзәге бүлекчәсе төзибез», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Салават күпере паркы узган ел ачылды. 6 гектарлы ташландык бушлык төрле функциональ зоналары булган җәмәгать мәйданына әверелде. Биредә күл барлыкка килде, аның тирәсендә агач юллар һәм пирс, музыка кораллары белән акустик зона, түтәлләр һәм теплицалар, ә актив яшәү рәвешен яратучылар өчен – памп-треклы экстрим-зона. Кышын паркта чыршы шәһәрчеге урнаштырылды, ул казанлыларны һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунакларын җәлеп итү үзәгенә әверелде.
Тагын бер мөһим вакыйга – 4 нче балалар поликлиникасының икенче филиалын ачу. Биредә 3,5 меңнән артык бала медицина ярдәме ала. Сергей Миронов сүзләренчә, өлкәннәр поликлиникасын проектлау башланган.
Район халкының иминлеге өчен узган ел Салават күперендә тәртип саклау җәмәгать пункты ачылды. Ул Наил Йосыпов урамындагы 8 нче йортта урнашкан. «Салават күперенең беренче чиратында да яңа саклау пунктын ачу планнары бар», - дип уртаклашты район администрациясе башлыгы.
Салават Күпере үсешен исәпкә алып, ике яңа мәктәп ачу гына урыннарга ихтыяҗны бетерми: 188 нче лицей һәм 189 нчы гимназия – проект егәрлегеннән артык, ә 182 нче лицей үз мөмкинлекләре чикләрендә эшли. Шуңа күрә район халкы өчен 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзи башлау көтелгән һәм мөһим булды. Аны быел ук файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Моннан тыш, Салават Күперендә «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге барлыкка киләчәк. Быел аны ачарга планлаштыралар. Торак районның беренче чиратында – футбол манежын һәм икенче чиратында җиңел атлетика үзәген төзү турында сөйләшүләр бара. «Федераль финанслауга өметләнәбез», – диде Сергей Миронов.
Шулай ук Салават Күперендә яңа ярминкә мәйданчыгы ачарга планлаштыралар, хәзер җир участогы сайлана.