Казанда COVID-19-дан 95 меңнән артык кеше прививка ясаткан, вакцинациядән соң авыр өзлегүләр булмаган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-май, Екатерина Виславская). Казанда коронавирустан вакцинацияне 95 меңнән артык кеше узды, аларның авыр вакциналь өзлегүләре теркәлмәгән, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын актив рәвештә прививка ясатырга чакырды, чөнки вакцинация – ул коллектив иммунитет формалаштыру мөмкинлеге генә түгел, ә медицина күрсәткечләре буенча прививка тыелган якыннар турында кайгырту да.
«Безнең халыкка түләүсез вакцинацияләү мөмкинлеге турында ныклап искә төшерергә кирәк. Бу, әлбәттә, ирекле эш, ләкин шул ук вакытта үз һәм якыннарыбызны саклау өчен реаль мөмкинлек, – диде Мэр. –Безнең илдә шулайрак, әгәр дефицит булса, чиратлар төзелә, ә мөмкин булса, кызык түгел. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият буенча минем хезмәттәшләрем һәм башка илләрдән танышлар Россиядә вакцинация бөтен кешегә дә мөмкин кәненә ышанмыйлар».
16-нчы майга Казанда коронавирус инфекциясеннән 589 мең 372 прививка ясата алган кешедән 95 мең 320 кеше яки 16,17% прививка ясаткан, дип хәбәр итте Владимир Жаворонков. Гомумән алганда, Татарстан буенча 1 млн 835 мең 507 вакцинациягә ясата алган кешедән 291 мең 571 кеше прививка ясаткан, ягъни 15,9%.
COVID-19дан вакцинация ясау өчен Казанда 42 стационар пункт эшли, анда прививка ясарга мөмкин, шул исәптән ике эре сәүдә үзәгендә. Моннан тыш, прививка бригадалары эш урыннарына чыгалар.
«Казанның Сәламәтлек саклау системасы көненә 4,5 мең кешегә прививка ясатырга әзер. Көн саен, кызганычка каршы, уртача 1,2-1,5 мең кешегә прививка ясыйбыз. Бүгенге көндә без халыкның активлыгы түбән булуын, гражданнарның вакцинацияләүгә бирелгәнлеге юк», – дип белдерде Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы һәм коллектив иммунитетны булдыру өчен кыска вакыт эчендә 60%-ка прививка ясатырга кирәклеген билгеләп үтте.
Коллектив иммунитет яки халыкның иммунитеты – аның шактый өлеше бу инфекциягә шәхси иммунитет булу аркасында популяциядә инфекция таралуга каршы тору сәләте. Вакциналаштырылган кешеләр саны кимү коллектив иммунитетның юкка чыгуына һәм авыруның кискенләшүенә китерергә мөмкин, дип өстәде Владимир Жаворонков.
Вакцинация барлык теләүчеләргә дә мөмкин, ирекле нигездә түләүсез уздырыла. Аны мөрәҗәгать иткән көнне, шулай ук Россия дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта 122 телефоны буенча яки медицина оешмаларының call-үзәкләре аша язылып узарга мөмкин.
Россиядә өч препаратның берсе белән прививка ясарга була.
Коронавирус инфекциясеннән вакцинация йөкле, имезгән, 18 яшькә кадәрге, шулай ук хәзерге вакытта COVID-19 авыруы клиник һәм лаборатор расланган кешеләргә тыела. Карарны кабул итәргә һәм вакцинаны сайлау турында киңәшне табиб кына бирергә мөмкин.
«Коронавирустан прививкалар ясатылган кешеләр үзләрен авыру һәм авыруның авыр формалары үсешеннән генә түгел, ә бәлки аларга вакцинация ясалырга тиешле очракларда үз якыннарын зарарланудан да саклыйлар, – дип билгеләп үтте В.Жаворонков. – Казан халкын вакциналаштыру тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алабыз: авыр вакциналь өзлегүләр күрмибез. Фәнни һәм гамәли яктан караганда, максималь кыска вакыт эчендә коллектив иммунитет формалаштыру – ул гадәти тормышка кайту өчен реаль һәм безгә мөмкин булган чыгу юлы».