Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2021, 10:37

И.Метшин: «Ел дәвамында без адреслы атрибутикага кагылышлы барлык мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш»

Казан Мэры халыкка йортлардагы элмә такталарга игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыкларына ай саен кимчелекләрне бетерү турында хисап бирергә кушты.

Фото:  Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Ксения Швецова, Алинә Бережная). 2020 елның октябреннән «Халык контроле» системасына Казан күчемсез милек объектларында адреслы атрибутиканың туры килмәве һәм булмавы турында мөрәҗәгатьләр саны артты. Гомумән алганда, соңгы ярты елда шундый 115 мөрәҗәгать килгән. Шәһәр Мэры Илсур Метшин район башлыкларына бу мәсьәләне ел дәвамында барлык җитешсезлекләрне төзәтү өчен контрольдә тотарга кушты.

«Сүз норматив актларга туры килү турында гына бармый, язулар ике яки өч телдә булырга тиеш, битараф булмаган халык хәбәр иткән орфографик хаталар да була, моның өчен аларга зур рәхмәт. Ел дәвамында без бу мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш, ай саен район башлыгы имзасы белән хисап тотарга тәкъдим итәм», – диде Илсур Метшин Шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов билгеләп үткәнчә, адреслы атрибутика белән эшләү быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын игълан итүгә бәйле, шулай ук киләсе Бөтенроссия халык санын алуга бәйле рәвештә аерым әһәмияткә ия. «Казанны төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, биналар һәм корылмаларның фасадын күрсәткечләр белән җиһазландырырга, урамнар һәм йорт номерлары күрсәткечләренең типларына һәм төрләренә карата унификацияләнгән таләпләр муниципаль хокукый актлар белән билгеләнергә тиеш», – диде ул.

Мәсәлән, шәһәрнең тарихи өлешендә күрсәткечләр ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә ретро-стильдә билгеләнә. Шәһәр мохите эстетикасына таләпләр югары булган урамнарда күрсәткечләр өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә билгеләнә. Казанның башка урамнарында адреслы атрибутика ике дәүләт телендә бирелергә тиеш.

Тарихи үзәктә һәм шәһәр тирәлеге эстетикасына зур таләпләр куелган урамнарда адреслы атрибутика урнашкан очракта, объект милекчесе паспорт төзи һәм аны алга таба килештерү өчен ТКХ комитетына тапшыра. Документның карар белән расланган кагыйдәләргә туры килүен, шул исәптән, урамнарны язуның дөреслеген дә тикшерәләр, дип билгеләде Дмитрий Анисимов.

2014 елдан ТКХ комитеты адреслы атрибутиканы урнаштыруга 786 паспортны килештерде, шул исәптән 2020 елда – 138, 2021 елның гыйнварында – 26 паспорт. «Паспортларны килештергәндә еш кына адреслардагы аңлашылмаучанлыклар белән очрашабыз, аерым алганда, Росреестр идарәсе мәгълүматлары буенча, бина кадастр исәбендә тормый, ә Федераль мәгълүмати адреслы системасы мәгълүматлары буенча код бирелгән яки киресенчә. Мондый очракларда комитет бинаның адресын Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә бирү турында сорау җибәрә», – дип хәбәр итте Дмитрий Анисимов.

Казан территориясендә барлыгы 5 мең 798 күпфатирлы йорт исәпләнә, 2020 елда биналар һәм оешмалар милекчеләре акчалары исәбеннән адреслы атрибутика 420 йортта урнаштырылган. Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, күрсәткечләр ике һәм өч телдә 4 мең 178 йортта урнаштырылган.

Шул ук вакытта шәхси секторны төзегәндә һәм йортларда расланган нигезләмәгә туры килми торган адреслы атрибутика урнаштыру очраклары да бар. Яңа торак комплексларында адреслы атрибутиканы, кагыйдә буларак, төзүче билгели. Барлык биналарда, шул исәптән поселокларда урнашкан шәхси торак йортларда адреслы аншлаглар булу таләбе Казанны төзекләндерү кагыйдәләре белән каралган.

Шулай ук урамнарны татар теленә күчерү очраклары да очрый. «Урамнарны дөрес тәрҗемә итмәгән очракта, биналарның милекчесенә күрсәткечләрне алыштыру кирәклеге турында мөрәҗәгать юллана, моның сәбәбе аңлатыла. Мондый мөрәҗәгатьләр күп түгел – елына якынча 10-15. Таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган», –дип сөйләде Дмитрий Анисимов.

Адреслы атрибутиканы урнаштыру биналарның милекчесе акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла. Әгәр биналарның милекчеләре күпфатирлы йортта адреслы аншлагның нигезләмәгә туры килмәвен ачыкласа, алар турыдан-туры идарәче оешмага мөрәҗәгать итә яки «Ачык Казан» системасында гариза калдыра ала.

Адреслы атрибутиканы алмаштыру яки урнаштыру бәясе күрсәткечләр төренә һәм аңа паспорт төзү кирәклегенә бәйле рәвештә үзгәреп тора. Якынча 3-11 мең сум. Паспортлаштыруны исәпкә алып, урнаштыру вакыты-ике атнадан бер айга кадәр.

«Әгәр дә бина милекчеләре адреслы атрибутиканы нигезләмә таләпләренә туры китерүдән баш тартса, административ-техник инспекция идарәсенең адресына административ йогынты чараларын кабул итү өчен мөрәҗәгать җибәрелә. Соңгы ике елда идарәче компанияләргә һәм биналар милекчеләренә карата 4,7 млн сумлык 41 штраф салынган. Адреслы атрибутиканы яраштыру буенча эшне без бу ел дәвамында, киләсе ел башында төгәлләргә планлаштырабыз», – дип йомгаклады Дмитрий Анисимов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.02.2021
Видеорепортаж
15.02.2021 10:50
2020 елда Казанда адреслы атрибутика 420 йортта урнаштырылган
Барлык яңалыклар