Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2025, 09:01

И.Метшин: «Гаиләдә без хөрмәт итәргә, сабыр булырга, кичерә белергә, бер-беребезне кайгыртырга өйрәнәбез»

Казан мэры шәһәр халкын Халыкара гаилә көне белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көне белән котлады.

«Сезне Халыкара гаилә көне белән котлыйм! Бу бәйрәм безгә тормышның төп кыйммәтләрен — мәхәббәт, ярдәмләшү һәм үзара аңлашуны — искә төшерә. Гаиләдә без хөрмәт итәргә, сабыр булырга, кичерә белергә, бер-беребезне кайгыртырга өйрәнәбез. Бу безнең ышанычлы тыл, җылылык һәм илһам чыганагы, иң якты хисләр туа һәм онытылмас истәлекләр тудырыла торган урын. Чөнки нәкъ менә гаиләдә без тормыш сынауларын җиңү өчен көч табабыз һәм яңа үрләргә ирешү өчен илһам табабыз.

Гаиләнең һәр әгъзасы үзенең алыштыргысыз ролен уйный: ата-аналар – таяныч һәм зирәклек, балалар — шатлык һәм киләчәккә өмет. Без бергәләп авырлыкларны җиңәбез һәм җиңүләргә шатланабыз, теләсә нинди шартларда бер-беребезгә ярдәм итәбез.

Һәр гаиләгә ныклы сәламәтлек, аһәң һәм бәхет телим! Өйләрегездә һәрвакыт уңайлыклар, үзара ихтирам һәм кайгыртучанлык хөкем сөрсен!» — диелә котлауда.
Барлык яңалыклар