В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның тотрыклы үсеш рейтингы ESG-ААга кадәр артты
Денис Гордийко фотосы
Ноябрь башында «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы Казанның ESG-рейтингын ESG-АА дәрәҗәсенә күтәрде, бу тотрыклы үсеш тәҗрибәләрен гамәлгә ашыру һәм планлаштыруның бик югары дәрәҗәсенә туры килә. Элегрәк шәһәрнең ESG-АА- рейтингы гамәлдә булган. Казанның позициясе шулай ук ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе тарафыннан расланган.
«Тотрыклы үсеш өлкәсендә рейтингда күтәрелү буенча яхшы хәбәрләр ишеттек. Бу безнең өчен дә, Россия шәһәрләренең күпчелеге өчен дә яңа юл. Без аны аңлы рәвештә сайладык, хәзер безне зур эш көтә. Без ил буенча янәдән «пилотлар» булып торабыз һәм бу юлның яңа көйләнешләр таләп итүен яхшы аңлыйбыз. Инфраструктура үсеше белән бергә, иң мөһиме, фикерләү сәләтебез дә үзгәрергә тиеш. Бигрәк тә үсеп килүче яшь буын юнәлешендә», - дип аңлатты Казан мэры Илсур Метшин.
Рейтингның күтәрелүе төп күрсәткечләрнең яхшыруы белән бәйле. Барыннан да элек моңа: мәктәпкәчә белем бирүне колачлау, халыкны торак белән тәэмин итү, шулай ук федераль һәм халыкара дәрәҗәдә югары бәя алган Казанның тотрыклы үсеш стратегиясен кабул итү күрсәткечләре керә.
Стратегия буенча эшләү нәтиҗәсендә шәһәргә әһәмиятле һөнәри бүләкләр тапшырылган.
Узган атнада, 25 ноябрьдә, Казанның Башкарма комитеты Мәскәүдә узган идарә инновацияләренең Икенче бөтенроссия конкурсында «Хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсе» номинациясендә иң яхшысы дип танылган.
Моннан тыш, Казанның Тотрыклы үсеш стратегиясен эшләү проекты Халыкара Premia Tehran Golden Adobe Global Award 2025 җиңүчесе булды – бу шәһәрне планлаштыру һәм инновацияләр өлкәсендә дәрәҗәле бүләк санала. Премия Тәһран муниципалитеты тарафыннан БМО-Хабитат һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасының Metropolis бүлекчәсе белән бергә гамәлгә куелган. Ул шәһәр үзенчәлеген, яңалыкны, тотрыклы үсешне һәм социаль катнашуны чагылдыра торган проектларга тапшырыла.