Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2021, 11:54

И.Метшин: «Яңа ел бәйрәмнәрендә без туристлар буенча узган елдагы кебек саннар алдык»

Татарстан башкаласына декабрь-гыйнвар айларында 140 мең турист килде, нигездә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Идел буе шәһәрләреннән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда отельләрнең һәм кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 77,1% тәшкил итте, ә 3-5-нче гыйнварда 96%-ка җитте, узган ел күрсәткечләренә кире кайткан, бу вакытта йөкләнеш 97%-ка җиткән. Бу хакта бүген Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Төп туристлар агымы Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, Екатеринбург, Киров, Самарадан, шулай ук Татарстан башкаласын бу чорда ял итү өчен Новороссийск, Ростов, Липецк һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләрне сайладылар, анда кыш көне чикләүләр катгыйрак булды. Д.Санникова сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 140 мең турист килгән, бу 2019 елга караганда 30 меңгә кимрәк. Элеккечә шәһәрнең төп туристлык магниты булып Казан Кремле кала – музей-тыюлык территориясенә 160 мең 484 кеше килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 17 мең 516 кешегә кимрәк.

Җәмәгать туклану йортларына килгәндә, 31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр чорда ресторан һәм кафеларның уртача йөкләнеше 77,4% тәшкил иткән. «Яңа ел төнендә рестораннар эшен 3.00 сәгатькә кадәр озайту нәтиҗәсендә аларның үз оешмаларында яңа ел программалары әзерләү һәм үткәрү мөмкинлеге булды. Рестораторлар банкетларга броньлау санының артуын билгеләп үттеләр. Өстәвенә, элек броньнарның күпчелек өлеше казанлыларга туры килсә, быел – туристларга», – дип билгеләде Дарья Санникова.

Казан Мэры Илсур Метшин чикләү чараларын йомшарту нәтиҗәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешелде, дип ассызыклады. «Чикләүләр көчсезләнү белән, барлык туристлар безгә агыла башлады. Яңа ел бәйрәмнәрендә без узган ел кебек үк саннар алдык, ләкин бераз гына кимү белән. Һава торышының яхшы булуы куандырды, Казан матур иде, һәм без кунакларны кабул итә алдык», – дип йомгак ясады ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.01.2021
Видеорепортаж
25.01.2021 12:04
2020 ел нәтиҗәләре буенча Казанга туристлар агымы 1,7 млн кеше тәшкил итте
Барлык яңалыклар