Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2019, 13:59

И.Метшин: "Хәзерге вакытта Казанда хәрәкәт составын яңартуның иң югары проценты теркәлә"

Мэр билгеләп үткәнчә, Казан - Идел буе федераль округында ташламалы категория гражданнарның барлык транспорт төрләреннән файдалану мөмкинлеге булган бердәнбер шәһәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Хәзерге вакытта Казанда, Россиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, җәмәгать транспортының хәрәкәттәге составын яңартуның иң югары проценты бар. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Евро-5 экологик стандарты двигателе булган 350 яңа түбән идәнле уңайлы автобус сатып алынуын искәртте, шуларның 104-е газ-мотор ягулыгында эшләүче автобус.

Илсур Метшин Казанда транспорт элемтәсен яхшырту мәсьәләләрендә республика Хөкүмәте һәм Татарстан Президентының ярдәмен билгеләп үтте. "Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соңгы 3 елда 52 трамвай һәм 85 троллейбус сатып алынган, шул исәптән 20 трамвай – 2018 елда. Хәзерге вакытта Казанда, Россиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, хәрәкәт составын яңартуның иң югары проценты теркәлә", - дип ассызыклады ТР башкаласы Мэры.

Ул шулай ук Казанда 12 ел элек кертелә башлаган яңа транспорт схемасына күчү турында да искәртте. "Безнең тарафдарлар һәм ярдәмчеләр аз булганын яхшы хәтерлим, аңлашылмаучанлык та, ачык каршылык да булды. Әмма республика җитәкчелеге ярдәме белән гадел, конкурент комплекс кабул ителде һәм, иң мөһиме, барлык суд бәхәсләрендә транспорт элемтәсен оештыру кагыйдәләре саклап калынды", - диде И.Метшин.

"Казан урамнарыннан "газель" һәм "пазиклар" юкка чыкты. Ә күп кенә шәһәрләрдә алар бүгенге көнгә кадәр халыкка хезмәт күрсәтә. Казан - Идел буе федераль округында , социаль һәм коммерция маршрутларына бүленмичә барлык 4 транспорт төрен, челтәрне алып баручы бердәнбер шәһәр", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин һәм Казанның барлык күчмә составы бердәм җәдвәл буенча, бердәм җайга салына торган тарифлар буенча эшли, льгота алучылар теләсә кайсы маршруттан һәм транспортның барлык төрләреннән файдалану мөмкинлегенә ия, дип өстәде.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе, 26.02.2019
Видеорепортаж
26.02.2019 13:30
Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә Казан Мэрының хисабы, 26.02.2019
Барлык яңалыклар