2009 елдан башлап Казанда 100-дән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Ксения Швецова). Төзелгән һәм капиталь ремонт ясалган мәгариф учреждениеләре саны буенча Татарстан һәм аның башкаласы илнең башка төбәкләре һәм шәһәрләре арасында лидерлар рәтендә. 2009 елдан башлап Казанда 100-дән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелде, ә быел тагын 11-е ачылачак. Укучылар өчен тагы өч яңа мәктәп тә үз ишекләрен ачачак. Инфраструктураны яңартуның мондый темплары республикага һәм аның башкаласына мәгариф өлкәсенең төп күрсәткечләре буенча тотрыклы югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм мәктәп укучыларының олимпиада хәрәкәтендә лидер булып калырга мөмкинлек бирә.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр вәкилләре, педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелек катнашты.
Татарстан Республикасы мәгариф системасына зур игътибар бирә, барыннан да элек бу инфраструктура үсешенә кагыла, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып. Ул искәртеп узганча, соңгы 5 елда Татарстанда 16 мең укучыга 33 мәктәп, 22 мең урынга 150 балалар бакчасы төзелгән, 711 мәгариф оешмасы капиталь ремонтланган.
Республикада һәм аның башкаласында сәләтле балалар өчен махсус лицей-интернатлар челтәре уңышлы үсеш ала – бүгенге көндә аларның саны 15-кә җитә. Фәнни-техник потенциалны ачуга яшьләр инновацияле иҗади үсеш үзәкләре һәм кванториумнар юнәлдерелгән.
«5 ел эчендә мәгариф тармагының консолидацияләнгән бюджеты өчтән бергә үсеш кичерде һәм 100 млрд сумнан артып китте», - диде ТР Президенты.
Республикада һәм аның башкаласында мәгариф инфраструктурасын үстерү дәвам итәчәк. Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр 6500-дән артык укучыга тагын 5 мәктәп һәм 3 янкорма, шулай ук 6070 урынлык 28 балалар бакчасы тапшыру планлаштырыла.
Белем бирү инфраструктурасын яңартуның мондый югары темплары Казанга балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау күрсәткечләре буенча рекордсмен-шәһәр булырга мөмкинлек бирде, дип билгеләде үз чыгышында Казан Мэры Илсур Метшин. Казанда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм төзү программасы старт алган көннән 138 мәктәп (142 бина) һәм 50 балалар бакчасы (52 бина) капиталь төзекләндерелгән.
«Безнең шәһәрдә миллион халкы булган шәһәрләр буенча рекордлы санда яңа балалар бакчасы төзелде – 2009 елдан башлап 100-дән артык, тагын 11-е быел ачылачак, - дип искәртте И.Метшин. - Илдә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, бер генә шәһәр дә төзелеш һәм ремонт темплары белән мактана алмый».
Президент программасы кысаларында Казанда мәктәпләрне ремонтлаганнан соң балалар бакчаларын яңарта башладылар, аларның күбесе заманча куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган биналарда урнаштырылган һәм контрольдә тотучы органнардан күп санлы күрсәтмәләр булган, дип өстәде Мэр. Капиталь ремонт программасына махсус мәктәпкәчә учреждениеләр өчен өстәмә эшләр кертелгәнгә күрә, бүген барлык кисәтүләрне дә бетерү мөмкин булды, диде ул.
Быел өстәмә финанслау бүлеп бирү нәтиҗәсендә 29 спорт залын һәм 39 мәктәп ашханәсен ремонтлау программалары эшли башлады, шулай ук шәһәр яны лагерьларын ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән программа старт алды.
«Әлеге ярдәм чараларының һәм системалы эшнең нәтиҗәләре озак көттермәде: бу БДИ нәтиҗәләре буенча сизелерлек үсеш тә, олимпиада хәрәкәтендә лидерлык та», - дип билгеләде И.Метшин һәм Казанда рус теле һәм математика буенча уртача балл Санкт-Петербург һәм Мәскәү белән чагыштырганда югарырак булуын искәртте. Моннан тыш, алты ел дәвамында Казан олимпиада хәрәкәте лидерлары өчлегендә: быел Казанның 85 укучысы Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призер булган, ә 2009 елда аларның саны 28 иде. «Җиңүчеләрнең һәм призерларның саны Санкт-Петербургтан ике тапкырга диярлек күбрәк булды», - дип ассызыклады Мэр.
«Республика педагогика кадрлары һәм укучыларыбызның олимпиада хәрәкәтендәге югары нәтиҗәләре белән горурлана ала», - дип килеште ТР Президенты.