Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2020, 13:48

И.Метшин: «Казанда парклар һәм скверлар яңарып кына калмый, ә кызыклы вакыйгалар белән шәһәрлеләрне дә җәлеп итә»

Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә ачык һавада үткәрелә торган спорт һәм мәдәни чаралар саны арта.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Ксения Швецова). Казан паркларына һәм скверларына актив тормыш кайта - шәһәр халкы өчен төрле мәдәни, спорт һәм күңел ачу чаралары уздырыла башлады. Алар барысы да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп уза. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар шәһәр иҗтимагый киңлекләрендә телләрне өйрәнә, тизлектә ярыша һәм көч сынаша, фильмнар карый, оркестр башкаруында тере музыка тыңлый ала. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров сөйләде.

Казанда ачык һавада чаралар Татарстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү буенча икенче этаптан соң гына үткәрелә башлады. «Шәһәр халкы безнең мәдәни программада актив катнаша, без моңа бик шат», - диде Марат Закиров.

Әйтик, Горький исемендәге паркта һәм Җиңү паркында инглиз һәм испан телләрен өйрәнү буенча өлкәннәр өчен атна саен бушлай дәресләр уза. Урицкий исемендәге паркта сабыйлар өчен уен формасында дәресләр үткәрелә. Шулай ук чит телләр буенча дәресләргә казанлылар «Ак чәчәкләр» бульварындагы иҗат остаханәсендә йөриләр, ә Кабан күле яр буенда татар телендә сөйләшү клубы очрашулары уза. Моннан тыш, бу атнадан башлап, ТАССР йөзьеллыгы уаеннан, паркларда республиканың төзелүе темасына багышланган лекторий эшли башлады.

Шәһәр паркларында спорт чаралары да дәвам итә. «Яшел фитнес» проекты кысаларында атнага 30-дан артык тренировка уза, Time to run клубы белән берлектә Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта бушлай йөгерү күнегүләре оештырылды. «Нигезләрнең нигезе» җәмгыяте Горький исемендәге паркта бушлай медитация үткәрә. Йога белән 7.00 сәгатьтә Казанның биш паркында шөгыльләнергә мөмкин.

Шулай ук шәһәр халкы паркларда тере музыка тыңлый ала. Мәсәлән, 12-нче августта Лядской бакчасында «Октава» инструменталь музыка кичәсе булачак. Җирле яшь башкаручылар арфа, варган, думбра, бас-балалайка, курай һәм башка бик күп уен коралларында уйнаячак. Артистлар аларның яңгыраш мөмкинлекләрен ачачак, тере музыканы заманча ясаячаклар һәм башка музыкантлар белән тәҗрибә алмашачаклар.

Бу атнада паркларда Казан шәһәр филармониясе оркестры чыгышлары башланачак. Музыкантлар «Ретро-шлягерлар» программасы белән Урицкий исемендәге, «Крылья Советов» паркларында, Горки-Әмәт урманында чыгыш ясаячак. Бөтен кеше дә яраткан рус һәм татар музыкаль композицияләре яңгыраячак», - дип сөйләде Марат Закиров.

Казанның иҗтимагый киңлекләрендә кино күрсәтүләр дәвам итә. Хәзер ачык һавадагы фильмнарны Кабан күле яр буенда, «Крылья Советов» паркында һәм Аксенов исемендәге скверда карарга мөмкин.

Бу атнада Горький исемендәге үзәк паркта бөтенроссия «Урам киносы фестивале» проекты старт ала: 11-нче августтан 17-нче августка кадәр шәһәр халкы кыска метражлы фильмнар күрәчәк һәм аларның иң яхшыларын сайлаячак.

1-нче августтан «Казан» гаилә үзәге янында автокинотеатр эшли башлады. Тамашачылар үз автомобильләрендә фильмнар карый, ә тавыш озатуы радиодулкын буенча бара. Заманча Россия фильмнарын күрсәтү аена ике тапкыр октябрьгә кадәр узачак, дип планлаштырыла. Автокинотеатрда киләсе кино куелышы 22-нче августка планлаштырылган.

Узган ялларда Горький исемендәге паркта Россия брендларының маркетлар мәйданчыгы ачылды, ул РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә әзерләнгән. Казан Россия брендларының ун вәкиле кергән мондый форматтагы җәйге маркет ачылган беренче шәһәр булды, алар арасында Татарстан вәкилләре дә бар. Күргәзмә 26-нчы августка кадәр дәвам итәчәк.

15-нче августтан бирле Горки-Әмәт урманындагы Cube контейнер үзәгендә онлайн-парк эшләячәк. 13-нче сентябрьгә кадәр монда лекторийләр, кино күрсәтүләр, мастер-класслар һәм тренировкалар узачак. Шулай ук контейнер үзәгендә бүген икенче чимал продукциясе белән Zero Waste Lab күргәзмәсе ачыла.

«Җәйнең соңгы аен һәм көзге җылы көннәрне халык, әлбәттә, ачык һавада үткәрергә тели, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Парклар һәм скверлар дирекциясе шәһәр халкына бай программа тәкъдим итә, белем бирү дәресләре, мәдәни, спорт чаралары уздыра. Шунысы мөһим, бездә парклар һәм скверлар яңартылып кына калмый, ә шәһәрлеләрне теләсә нинди зәвыкка туры килердәй кызыклы вакыйгалар белән җәлеп итә».

Тиздән Казанда яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк - шәһәрдә Кабан күле яр буен реконструкцияләүнең икенче чираты тәмамлана, дип билгеләп үтте Мэр. «Бу төрле яңалыклар кертелгән бик лаеклы, матур урын булачак. Анда ана һәм бала бүлмәсе, барбекю зонасы, җәяүлеләр өчен матур юл булдырылачак, - дип искәртте шәһәр башлыгы. - Сәламәт булу өчен табиблар көненә кимендә 5 чакрым юл узарга киңәш итә. Мондый «дару төймәсе» - көн саен җәяү йөрү белән шөгыльләнү мөмкинлеге - шәһәрнең барлык халкы өчен дә булдырыла. Моннан файдаланырга кирәк».

Ахырда Илсур Метшин җәмәгать урыннарында булганда, шәһәр кешеләрен санитар-эпидемиологик таләпләрне, шул исәптән социаль дистанцияне үтәргә чакырды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.08.2020
Видеорепортаж
10.08.2020 12:07
Казан паркларында һәм скверларында күңел ачу чаралары уздырыла башлады
Барлык яңалыклар