В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда җинаятьчелек саны 3,1 процентка кимү күзәтелә.
РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов билгеләп үткәнчә, җинаятьләр ачылышы 44,1% тәшкил итте, ә авыр һәм аеруча авыр маддәләр буенча – 54,2%. Соңгы 6 ел эчендә бу иң яхшы нәтиҗәләр булып тора. “2017 елда 73 үтерү һәм усал ният белән сәламәтлеккә зыян китерү буенча 123 факт теркәлде. Әлеге категориядә җинаятьләрнең ачылышы 100% күрсәткечкә омтыла. 4,5 процентка милеккә каршы җинаятьләр саны кимеде”, - дип сөйләде ул ведомство күрсәткечләре турында.
Икътисад өлкәсенә каршы тору һәм коррупция белән көрәшү эчке эшләр органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып торалар. Алексей Соколов сүзләре буенча, узган елда икътисади юнәлешле 1025 җинаять ачыкланган. Шулай ук полициянең җитди күзәтүе астында азарт уеннарны законсыз оештыру, наркотик һәм алкоголь продукциясе әйләнеше тора. Миграцион законнарны үтәү өлкәсендә күп санлы (8608 очрак) бозулар ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләренә җинаятьләрне ачуда “Куркынычсыз шәһәр” һәм “Куркынычсыз ишегалды” программалары буенча куелган видеокүзәтү камералары ярдәм итә. Алексей Соклов сүзләре буенча, 2017 елда камералар 335 җинаять һәм 358 административ хокук бозу очракларын ачуга булышлык иткән. Моннан кала, шәһәрдә 89 җәмәгать тәртип саклау пункты бар, аның хезмәктәрләре 14962 административ хокук бозу ачыклаган, 36 млн сумлык штраф салган. Шулай ук 2887 халык дружиннигы 89 җинаять ачарга ярдәм иткән.
Полициянең аерым игътибар үзәгендә – бәлигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү. “Яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 438-дән 336-га кадәр кимеде. 2016 ел белән чагыштырганда, җинаятьләрнең чагыштырмача саны 5 процентттан 3,8 процентка кадәр кимеде. 20,1 процентка җинаять җаваплылыгына тартылган бәлигъ булмаган балалар саны кимеде”, - диде Алексей Соколов.
Куркынычсыз юл хәрәкәте оештыру өлкәсендә уңай күрсәткечләргә ирешелгән. Ведомство җитәкчесе сүзләре буенча, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү өчен 4671 кеше җаваплылыкка тартылган. Бу сан 28 процентка кимегән.
Илсур Метшин идарәгә башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде. “Эре чараларда да, көндәлек тормышта да үз бурычларыгызны профессиональ үтисез, шәһәрдә куркынычсыз шартлар булдырасыз. Төп бурычыбыз – шәһәрлеләргә иминлек тәэмин итү”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры.