Мэр Казанның тарихи үзәге үсешенең яңа нокталарын булдырырга чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алинә Бережная). «Иске шәһәр» префектурасы территориясен үстерергә, төзекләндерергә һәм Казанның тарихи үзәге үсешенең яңа нокталарын булдырырга кирәк. Бу хакта бүген коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Казан Мэры Илсур Метшин белдерде. Ул якын арада елга порты янындагы территорияне проектлау башланачагын ассызыклады.
Шәһәр башлыгы «Иске шәһәр» территориясен төзекләндерү тузган торакны бетерү белән башланды, шуннан бирле территория елдан-ел үзгәрә бара, дип искәртте. «Ул чагында без бу мәсьәләне ерып чыга алмабыз кебек тоелды, ләкин Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, бигрәк тә Универсиада алдыннан, бу штанганы күтәрә башладык. Без беренче адымнарны ясый алдык - префектура төзедек, максатлар куйдык. Бүген Иске Татар бистәсе - шәһәрдәге тарихи үзәкләрнең берсе, ул шәһәр кешеләрен дә, шулай ук ТР башкаласы кунакларын да җәлеп итә», - дип билгеләп үтте И.Метшин.
«Иске шәһәр»нең киләчәге зур, территориясе Татарстан урамы һәм Вахитов мәйданы белән генә чикләнми. Фәтхуллин урамы буенча планнарыбыз бар. Һәм әлбәттә, безнең игътибар үзәгендә иң зур территория - елга порты, Мехчылар урамы тирәсендә, - диде Мэр. - Якын арада архитекторлар белән берлектә әлеге территорияләрне проектлау һәм үзләштерү буенча эшне башларга кирәк». И.Метшин ассызыклаганча, эшләр күп, территориядә үз кыенлыклары бар. «Бу Казанның тарихи үзәгенең чираттагы зур бурычы һәм үсеш ноктасы. Кыенлыклар да бар - техник шартлар буенча сораулар, гидротехник корылмалар, алар безгә билгеле бер чикләүләр сала, ләкин, шуңа да карамастан, эшне башлап җибәрергә һәм Казанның иң матур почмакларының берсен үзләштерергә вакыт», - диде И.Метшин.
Шәһәрнең әлеге өлешен үстерү турында «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов сөйләде. Бүген әлеге территория чикләрендә 110 күпкатлы йорт урнашкан, аларның күпчелеге - 5 һәм 6 катлы биналар, ә аларның уртача яше - 60 елдан артык. 2019 елда республика программасы кысаларында алты күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү ясалган, аларның өчесендә лифтлар алыштырылган. Бу эш быел да дәвам итә. Моннан тыш, Тинчурин урамындагы 1а йорты ишегалдында балалар мәйданчыгы төзекләндерелде, тугыз йорт яны территориясе норматив хәлгә китерелде. Бу максатларга гомумән алганда 14 млн сум юнәлдерелгән, дип хәбәр итте Р.Гарипов.
Чүпне аерым җыюга күчү буенча да җитди эш башкарылды. Бүген префектура территориясендә каты көнкүреш калдыкларының 76 мәйданчыгы урнашкан, шуларның 70-е чүпне аерым җыюга күчерелгән.
Территорияне төзекләндерү эшләре быел да уза - ун күпкатлы йорт «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасында катнаша. Аерым алганда, Тукай, Кәрим Тинчурин, Татарстан, Сул як Болак һәм Париж Коммунасы урамнары буйлап күп катлы йортларда йорт янындагы территорияләр төзекләндереләчәк.
«Эшкә керешкәнче, йорт яны территорияләре проектлары буенча халык белән фикер алышынды. Безнең халык әлеге форумнарда актив катнашты, ышанам ки, «Безнең ишегалды» проекты кысаларында үтәчәк эш нәтиҗәсе кешеләр өметен аклаячак», - диде Р.Гарипов.
Яңа торак объектлар төзелеше турында сөйләгәндә, префект 2019 елда «Иске шәһәр» территориясендә Коротченко урамы, 22 һәм Сары Садыйкова урамы, 4а адресы буенча ике күпфатирлы йорт төзелүе турында җиткерде. Агымдагы елның июнендә Тукай урамы, 71 адресы буенча урнашкан 27 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган. Столбов урамындагы торак комплексның төзелеше финишка җитә, төзелеш эшләрен төгәлләү бу елның өченче кварталында булыр дип көтелә. Тагын бер торак комплекс Порт урамында төзелә, 2021 елның икенче кварталына тапшыру билгеләнгән.
Шул ук вакытта яңа төзелеш әйләнә-тирә шәһәр мохитенә зур игътибар белән алып барыла. Һәр проектны гамәлгә ашыру алдыннан гамәлгә ашыруга рөхсәт алынды, тарихи үзәк буенча эшче төркемдә каралды», - дип ассызыклады Р.Гарипов.
Шул ук вакытта шәһәрнең тарихи өлешендә яңа иҗтимагый киңлекләр дә барлыкка килә. Р.Гарипов искәрткәнчә, быел май аенда Түбән Кабан күленең яңартылган яр буе ачылган - Татарстан урамыннан алып Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәленә кадәр. Яр буен төзекләндерү эшләре бүген дә дәвам итә. Моннан тыш, Иске Татар бистәсе территориясендә иң истәлекле һәм кеше күп йөри торган урамнарда җәяүле йөрүне тәэмин итү планлаштырыла. «Бу безгә тарихи территориядә җәяүлеләр логистикасын сыйфатлы яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк - кешеләр бер урамнан икенчесенә җиңел күчә алачак», - дип ассызыклады Р.Гарипов.