Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2021, 14:10

И.Метшин: «Цифрлар киләчәктә дә паркларда, скверларда, яшәү урыннарында спорт инфраструктурасы булдырырга илһамландыралар»

Бу кышкы сезонда шәһәрнең төрле ярышларында 35 меңнән артык казанлы катнашты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Алинә Бережная). Быел Казанда 35 меңнән артык кеше катнашында 50-дән артык спорт чарасы үткәрелгән. Шәһәр шугалакларында 220 меңнән артык кеше булган, тагын 2 меңнән артык казанлы паркларда һәм скверларда һәркем катнашырлык өйрәнү дәресләрендә булган. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин сәламәт яшәү рәвеше алып баручы шәһәр халкының елдан-ел артуын билгеләп үтте. «Цифрлар паркларда, скверларда, яшәү урыннарында бушлай спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура булдыру буенча алга таба эшләргә илһамландыралар», – диде ул бүген эшлекле дүшәмбедә.

Казанда ярышлар 8 кышкы спорт төре буенча үткәрелде, дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Альберт Салихов. А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышларының шәһәр турниры зур вакыйга булды. Беренче уеннар 8-нче гыйнвардан башланды, ә 4-нче февральдә «Черек күл» паркында кышкы спорт төрләренең беренче фестивале кысаларында турнирның шәһәр этабы рәсми ачылды. Ярышларда катнашучылар саны туктаусыз үсә. Бу сезон эчендә «Алтын алка» турнирында 107 команда катнашты, ә 2020 елда алар 91 иде. Турнирның җиңүчесе булган «Ак буре» (2008-2009 туган елгылар) Казан хоккей командасы Татарстанны 31-нче марттан 7-нче апрельгә кадәр Түбән Новгородтагы бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк. Ә паркта ачылыш матчы өчен махсус сатып алынган хоккей тартмасы шәһәрнең спорт мәктәпләренең берсе территориясендә урнаштырылачак, дип хәбәр итте А.Салихов.

Чаңгы сезоны да бик күңелле үтте. Быел «Россия чаңгы юллары» ярышлары 13-нче февральдә дүрт мәйданчыкта узды, аларда 21 меңнән артык кеше катнашты. Ә бер айдан соң, 13-14-нче мартта, «Локомотив» стадионында 54-нче Казан чаңгы марафоны һәм 46-нчы Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды. Казанга Россия җыелма командасының әйдәп баручы спортчылары килде, алар күп тапкырлар халыкара ярышларда чемпион булдылар. «Ике көн эчендә марафоннарда 1,2 меңнән артык чаңгычы катнашты, бу әлеге стартларда катнашучылар саны буенча алдагы рекордларны арттырды», – дип билгеләп үтте Альберт Салихов.

Әлеге спорт төрен яратучылар өчен сезон ипподромда 20-нче мартта уйнатылган Казан Мэры Кубогына чаңгы ярышлары белән тәмамланды. Ярышлар безнең республиканың гына түгел, күрше төбәкләрнең дә иң көчле чаңгычыларын җыйды. Ир-атлар арасында компромиссыз көрәштә Удмуртиядән Владислав Азанов җиңүче булды, хатын-кызлар арасында – Татарстаннан Алена Мельникова.

Шәһәрдә башка кышкы спорт төрләре дә үсеш ала, шулай итеп 26-нчы февральдә Казан тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча 2007 елгы балалар һәм кечерәк 4 яшь төркеме арасында Казан беренчелеге булды. «Боне» һәм «махсус слалом» дисциплиналарында 11 комплект медаль уйнатылды. Ярышларда 120-дән артык спортчы катнашты, шуларның иң кечкенәсенә – 6 яшь.

Альберт Салихов ассызыклаганча, Казанда яшәүчеләр бу кышта ябык һәм ачык шугалаклардан актив файдаланганнар. «Алдан исәпләүләр буенча, Казан шугалакларында кышкы чорда 220 меңнән артык кеше булган», – дип хәбәр итте ул. Шәһәр халкы гыйнвар каникулларыннан башлап шәһәр паркларында үткәрелүче бушлай өйрәнү дәресләренә дә да зур кызыксыну белдерде. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә спорт мәктәпләре тренерлары балаларны тимераякта шуу һәм чаңгы спорты нигезләренә өйрәтте. Бу вакыт эчендә мондый дәресләрдә 2 меңнән артык казанлы катнашты. Шәһәрдә 12 шугалак, 78 хоккей мәйданчыгы, 10 боз аренасы ачылды.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, спорт мәктәпләрендә укучыларның потенциалына диагностика үткәрү мөһим. «Бу аларның иртә этапларда сәләтләрен ачыклау, җыелмаларның булачак әгъзаларын күрү мөмкинлеге, шулай ук тестлаштыру баланың һөнәри спортка карата мөнәсәбәте бармы-юкмы икәнлеген аңларга мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.03.2021
Видеорепортаж
22.03.2021 12:44
Кышкы спорт төрләре буенча спорт чараларында 35 меңнән артык кеше катнашты
Барлык яңалыклар