В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мэр театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
kzn.ru фотосы
Казан мэры Илсур Метшин театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Бөтендөнья театр көне белән котлыйм! Казанда театр уйнала башлаган беренче көннәрдән үк ул, чынбарлыкны үзенчәлекле рухи мохит белән тулыландырып, шәһәрнең мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнә. Талантлы драматургларыбыз һәм актерларыбыз, сәхнәләрдә кыю иҗади уй-фикерләрне гәүдәләндереп һәм бөек әсәрләрдәге геройларга үзгә җан өреп, бүген дә тамашачыларны уйланырга мәҗбүр итә.
Сезнең осталыгыгыз һәм илһамланып иҗат итүегез аркасында гүзәл сәнгать үрнәкләре барлыкка килә. Сез – шәһәр халкы өчен мәдәни офыкларны киңәйтүче, сәхнә киңлекләрендә яшь артистларны һәм мәшһүр талантларны берләштерүче. Узган ел Казанның театр җәмәгатьчелеге өчен гаять әһәмиятле вакыйга булды. Бөтенроссия «Алтын битлек» фестивален уздыру чарасы шәһәребезнең ил күләмендә мөһим мәдәни үзәк икәнен раслады. Россиянең әйдәп баручы актерларын бүләкләү тантанасында Казан тамашачысы милли театр сәнгате казанышлары белән танышты.
Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасын ачу тантанасы Татарстан башкаласы өчен истәлекле вакыйга буларак әһәмиятле. Тамашачыны үзенә җәлеп итү үзәгенә әйләнгән төп татар театрында милли сәхнә традицияләре заманча алымнар белән бергә кушылып бара, «камаллылар» казанлыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр бүләк итә. Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүегез, фидакарьлегегез һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен Сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Бетмәс-төкәнмәс илһам көче һәм яңа иҗади уңышлар телим! Башкала театрларында куела торган премьераларның һәрберсе тамашачы күңеленә үтеп кереп, спектакльләргә зал тулы халык җыелсын. Нык сәламәтлек, шатлык һәм иминлек!», - диелә котлауда.