Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2021, 12:07

И.Метшин: «Студентлар – безнең двигатель, мотор, иҗат энергиясе һәм дөньяны яхшы якка үзгәртү мотивациясе»

Бүген 166 мең Казан студенты Студентлар яки Татьяна көнен билгеләп үтә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүгенге көндә Казанда 166 мең студент белем ала. Шуларның 41 меңе – казанлылар, 109 меңе – башка шәһәрләрдә яшәүчеләр һәм 15 меңе – чит ил кешеләре. Алар барысы да бүген Студентлар яки Татьяна көнен билгеләп үтә. Шәһәр Мэры Илсур Метшин аларны эшлекле дүшәмбе барышында котлады. «Әлбәттә, студентлар – безнең двигатель, мотор, иҗат энергиясе һәм дөньяны яхшы якка үзгәртерү мотивациясе», – диде Казан шәһәр башлыгы.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов бүген студентлар Казанның 30 югары һәм 34 һөнәри белем бирү оешмасында белем ала, дип сөйләде. 2020 елда белем бирү оешмаларына беренче курска 30652 кеше кабул ителде. Спикер билгеләп үткәнчә, ел саен чит ил студентлары саны арта. Бүгенге көндә якын чит илләрнең иң эре студентлар җәмгыяте – төрекмән һәм үзбәк, ерак чит илләр арасында Кытайның 1400-гә якын состав белән җәмгыяте һәм Һиндстан җәмгыяте – 1000-гә якын кеше. Казан студентлары дөньяның 75 телендә сөйләшә.

«Казанда студентлар көне һәрвакыт шау-шулы һәм киң колач белән узды. Быел, яңа коронавирус инфекциясе таралу профилактикасы белән бәйле чикләүләр аркасында, күпчелек чаралар онлайн-форматка күчерелгән», – дип аңлатты А.Фаизов.

Беренче чаралар инде 22-нче гыйнварда башланды. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары өчен Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында кар квесты һәм волейбол турниры оештырдылар, ә студент кызлар өчен махсус викторина уздырдылар.

25-нче гыйнварга Кооператив университеты онлайн-концерт әзерләгән, КНИТУда Tik-Tok популяр социаль челтәрендә котлау челленджы оештырганнар, ә КАИ «Минем зачеткам» Instagram-конкурсын оештырачак.

Казан энергетика университетында һәм Социаль белем бирү академиясендә бүген студентлар активының ректорлар белән очрашуы узачак. КФУда Татьяна көне гадәттәгечә УНИКСта узачак, бәйрәм концерты шулай ук югары уку йортының туган көненә багышланачак.

Шулай ук бүген 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр КАИ студентларын «Черек күл» паркында спорт чарасы көтә. Программада – мастер-класс, күңелле стартлар һәм кышкы уеннар.

Татьяна көне «Ел студенты» республика премиясен тапшыру белән тәмамланачак, ул бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Тантанада Татарстан Республикасының 21 югары уку йортыннан 59 финалист катнаша. «Төп «Гран-при» номинациясендә Казанның 10 студенты тәкъдим ителгән, алар арасында Тимирясов исемендәге инновацион университеты студенты, Казан Мэры стипендиаты Гадел Нәҗипов, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, «Гомумроссия халык фронты» ның яшьләр канаты җитәкчесе Дамир Нургалиев», – дип билгеләп үтте балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. Исегезгә төшерәбез, премиядә төрле өлкәләрдә нәтиҗәләргә ирешкән иң актив укучыларны котлаячаклар. «Ел студенты» конкурсының «Гран-при» иясенә кыйммәтле бүләк – 50 мең сум һәм илнең теләсә кайсы югары уку йортында уку яки стажировка үтү өчен грант бирелә.

«Быел бәйрәм чараларыннан билгеле сәбәпләр аркасында баш тартырга мәҗбүр булдык, әмма, барыбер, безнең студентларны чын күңелдән котлыйсыбыз килә. Казан студентлар шәһәре булды, бар һәм, ышанам, булачак. Алар – халыкара чаралар уздыруда төп таянычыбыз: универсиада, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, футбол, WorldSkills. Волонтерларның 90 проценты – студентлар, алар һәрвакыт барлык бәйрәмнәрдә матурлык, игелеклелек һәм кунакчыллык гәүдәләнеше булды», – диде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы Казан студентларына укуларын уңышлы тәмамлауларын, профессиональ карьераларында билгеләнүләрен, анда үз урыннарын табуны теләде. «Сезгә, һичшиксез, үз парыгызны табып, нык һәм бәхетле гаиләләр булдыруыгызны, балалар табуыгызны һәм Казанның бәхетен һәм иминлеген арттыруыгызны телим. Сезне икътисадның реаль секторында, эшмәкәрлектә, шәһәр хуҗалыгының барлык юнәлешләрендә эш урыннарында көтеп калабыз. Без сезгә мохтаҗ һәм сезгә ышанабыз», – дип мөрәҗәгать итте Казан Мэры студентларга.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.01.2021
Видеорепортаж
25.01.2021 12:06
Бүген Казанның 166 мең студенты Татьяна көнен билгеләп үтә
Барлык яңалыклар