Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2026, 11:32

И.Метшин: «Көчле табигать күренеше Казан белән бергә, республика ныклыгын да җитди сынады»

Гыйнвар аенда явым-төшем күләме иң күп кар яуган 2024 ел күрсәткечләреннән дә артып киткән – беренче категорияле юлларга гына да 1,1 миллион тоннадан артык кар яуган

Казанда соңгы елларда күзәтелгән иң карлы кыш хакимлек итә: гыйнвар аенда явым-төшем күләме иң күп кар яуган 2024 ел күрсәткечләреннән дә артып киткән. Биш көн эчендә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 70 проценты яуган. Белгечләр бәяләвенчә, беренче категорияле юлларга гына да 1,1 миллион тоннадан артык кар яуган, шуңа күрә эш көчәйтелгән режимда дәвам итә. Татарстан башкаласында урамнарны җыештыру эшенә рекорд сандагы 1353 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, кар эретү пунктлары җитештерүчәнлек куәтеннән ике тапкырга артык йөкләнеш белән эшли. Шәһәр мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе утырышында юл хезмәтләре тиешле мөмкинлекләреннән чыгып эшли, ә кулланылган техника саны тарихи максимумга җитте, дип белдерде.

Денис Гордийко фотосы

«Көчле табигать күренеше Казан белән бергә, республика ныклыгын да җитди сынады. Соңгы биш көн эчендә генә дә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 70 проценты яуган. Әлеге күренеш кешеләр һәм техника өчен зур сынау булды, бик күләмле эшләр башкарылды. Аномаль шартларга карамастан, без транспорт тоткарлыгын булдырмый кала алдык: төп магистральләр чистартылган, җәмәгать транспорты эшли, хәрәкәт саклана», - дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, 1 февраль көнне булган ресурсларны файдалану буенча абсолют рекорд теркәлгән: шәһәр урамнарында 1 354 берәмлек махсус техника эшләгән. Чагыштыру өчен, гадәти кыш көннәрендә башкала юлларына 160–170 берәмлек машина чыгарыла. «Без, «Буран» планы кысаларында, предприятиеләрдәге һәм оешмалардагы техниканы җәлеп итеп, булган барлык резервларны да эшкә җиктек. Эшләр тәүлек буе дәвам итә, - дип өстәде шәһәр башлыгы. – Әлегә башкарыласы эшләр бик күп. Әмма менә шушы урында минем предприятиеләргә һәм муниципаль унитар оешмаларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар тәүлек буе эшли, хезмәткәрләр өйләренә кайтмый диярлек. Шәһәр халкының ярдәмен дә билгеләп үтәргә кирәк: ишегалларында волонтерлар эшли, кешеләр үзләре көрәкләр тотып чыга һәм кар көрәргә ярдәм итә».

Мэр кар чистарту техникасының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итүдә көч структураларының ролен аерым билгеләп үтте: «Җитәкче булып эшләгән 20 ел эчендә мин Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ белән бу дәрәҗәдә хезмәттәшлек алып барылганлыгын хәтерләмим. Моны район башлыклары да, минем урынбасарларым да раслар. Хәзерге вакытта бергәләп эшләү бик мөһим. Дәүләт автоинспекциясендә эшләүче хезмәттәшләребез магистральләрдәге хәрәкәтне киметергә һәм төркемләп эшли торган техниканы озата барырга ярдәм итә. Бу безнең хезмәттәшлекнең тарихи максимумы».

Шәһәр башлыгы системаның хәзерге вакытта тотрыклы булуын планлы әзерлек нәтиҗәсе, дип аңлатты. «Безнең тарафтан җәй һәм көз айларында үткәрелгән системалы әзерлек юкка гына булмады. Муниципаль унитар предприятиеләрнең барысында да эшчәнлек сизелерлек яхшыртылды, ике яңа җитештерү базасы төзелде. Әмма иң мөһиме – без юл эшчеләренең хезмәт хакын арттыра алдык һәм алар өчен яхшы көнкүреш шартлары булдырдык. Маршрутларны оптимальләштерү һәм идарә итү алымнарын яңадан карау безгә бу катлаулы вакытта һәр ресурстан максималь нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бирде», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

Беренче категорияле юлларга гына да 1,1 миллион тоннадан артык кар яуган

Бу елгы кыш төбәкнең метеокүзәтүләр тарихына кергән инде. Гыйнвар аенда Казан урамнарыннан 474 мең тонна кар чыгарылган – әлеге күрсәткеч узган елгы кышкы сезонның биш аена караганда ике тапкырга күбрәк сан. Агымдагы кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 593 мең тоннадан артык кар җыеп алынган.

Шәһәрдәге кар эретү пунктлары җитештерүчәнлек куәтеннән ике тапкырга артыграк йөкләнеш белән эшли. Кар чистарту эшен тизләтү максатыннан, хакимият шәһәрнең барлык районнарында кар җыю өчен 17 вакытлы мәйданчык әзерләгән. Хәзерге вакытта беренче категорияле юлларга гына да 1,1 миллион тоннадан артык кар яуган.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев юл кырыена рөхсәтсез куеп калдырылган автомобильләрне коммуналь хезмәткәрләрнең эшен тоткарлаучы төп мәсьәләләрнең берсе дип атады. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрдә эвакуаторлар һәм ЮХИДИ эше көчәйтелгән. Соңгы өч тәүлектә махсус техника эшенә комачаулаган 200 автомобиль мәҗбүри рәвештә штрафстоянкаларга озатылган, машина хуҗаларына махсус чат-бот аша транспорт йөри торган юл өлешен азат итүне сорап, 7,4 меңнән артык хәбәрнамә җибәрелгән.

«Буран» планы гамәлдә булган вакытта, шәһәр халкының хәрәкәтен тәэмин итү өчен, шәһәрнең транспорт системасы махсус режимга күчерелгән. Казан метрополитенында линиягә өстәмә состав чыгарылган, бу хәрәкәт интервалларын кыскартырга һәм станцияләрдә кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмый калырга ярдәм иткән.

Юл хезмәтләре, иминлекне саклау максатыннан, бозлавыкка каршы материалларны күпләп куллануны дәвам итә: соңгы атнада гына да 8 мең тоннадан артык реагент тотылган.

Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә кар кимесә дә, мэр эш темпларын киметмәскә кушты. Юл өслеген киңәйтү, тротуарларны чистарту һәм торак кварталлардан кар чыгару өстенлекле эш юнәлеше булып тора.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Буран» планы 4 февральгә кадәр озайтылды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 2.02.2026
Видеорепортаж
02.02.2026 13:09
Гыйнвар ахырында шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 70 проценты яуган
Барлык яңалыклар