В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гыйнвар аенда явым-төшем күләме иң күп кар яуган 2024 ел күрсәткечләреннән дә артып киткән – беренче категорияле юлларга гына да 1,1 миллион тоннадан артык кар яуган
Денис Гордийко фотосы

Мэр кар чистарту техникасының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итүдә көч структураларының ролен аерым билгеләп үтте: «Җитәкче булып эшләгән 20 ел эчендә мин Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ белән бу дәрәҗәдә хезмәттәшлек алып барылганлыгын хәтерләмим. Моны район башлыклары да, минем урынбасарларым да раслар. Хәзерге вакытта бергәләп эшләү бик мөһим. Дәүләт автоинспекциясендә эшләүче хезмәттәшләребез магистральләрдәге хәрәкәтне киметергә һәм төркемләп эшли торган техниканы озата барырга ярдәм итә. Бу безнең хезмәттәшлекнең тарихи максимумы».
Шәһәр башлыгы системаның хәзерге вакытта тотрыклы булуын планлы әзерлек нәтиҗәсе, дип аңлатты. «Безнең тарафтан җәй һәм көз айларында үткәрелгән системалы әзерлек юкка гына булмады. Муниципаль унитар предприятиеләрнең барысында да эшчәнлек сизелерлек яхшыртылды, ике яңа җитештерү базасы төзелде. Әмма иң мөһиме – без юл эшчеләренең хезмәт хакын арттыра алдык һәм алар өчен яхшы көнкүреш шартлары булдырдык. Маршрутларны оптимальләштерү һәм идарә итү алымнарын яңадан карау безгә бу катлаулы вакытта һәр ресурстан максималь нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге бирде», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Бу елгы кыш төбәкнең метеокүзәтүләр тарихына кергән инде. Гыйнвар аенда Казан урамнарыннан 474 мең тонна кар чыгарылган – әлеге күрсәткеч узган елгы кышкы сезонның биш аена караганда ике тапкырга күбрәк сан. Агымдагы кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 593 мең тоннадан артык кар җыеп алынган.

Шәһәрдәге кар эретү пунктлары җитештерүчәнлек куәтеннән ике тапкырга артыграк йөкләнеш белән эшли. Кар чистарту эшен тизләтү максатыннан, хакимият шәһәрнең барлык районнарында кар җыю өчен 17 вакытлы мәйданчык әзерләгән. Хәзерге вакытта беренче категорияле юлларга гына да 1,1 миллион тоннадан артык кар яуган.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев юл кырыена рөхсәтсез куеп калдырылган автомобильләрне коммуналь хезмәткәрләрнең эшен тоткарлаучы төп мәсьәләләрнең берсе дип атады. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрдә эвакуаторлар һәм ЮХИДИ эше көчәйтелгән. Соңгы өч тәүлектә махсус техника эшенә комачаулаган 200 автомобиль мәҗбүри рәвештә штрафстоянкаларга озатылган, машина хуҗаларына махсус чат-бот аша транспорт йөри торган юл өлешен азат итүне сорап, 7,4 меңнән артык хәбәрнамә җибәрелгән.
«Буран» планы гамәлдә булган вакытта, шәһәр халкының хәрәкәтен тәэмин итү өчен, шәһәрнең транспорт системасы махсус режимга күчерелгән. Казан метрополитенында линиягә өстәмә состав чыгарылган, бу хәрәкәт интервалларын кыскартырга һәм станцияләрдә кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмый калырга ярдәм иткән.
Юл хезмәтләре, иминлекне саклау максатыннан, бозлавыкка каршы материалларны күпләп куллануны дәвам итә: соңгы атнада гына да 8 мең тоннадан артык реагент тотылган.
Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә кар кимесә дә, мэр эш темпларын киметмәскә кушты. Юл өслеген киңәйтү, тротуарларны чистарту һәм торак кварталлардан кар чыгару өстенлекле эш юнәлеше булып тора.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Буран» планы 4 февральгә кадәр озайтылды.