Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2019, 09:53

И.Метшин: «Йолдызлык» – балаларыбызның талантларын ача торган әһәмиятле проект

28-нче мартта Казанның «Йолдызлык-2019» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең егерме беренче зур гала-концерты узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Алинә Бережная). 28-нче мартта Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында Казанның «Йолдызлык-2019» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең егерме беренче зур гала-концерты узачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.

Гала-концертта яшь башкаручылар катнашачак, аларны – катнашучы дипломнары, ә лауреат һәм җиңүчеләрне фестиваль дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр. Конкурста барлыгы 8 меңнән артык бала катнашты.

Спикер искәрткәнчә, Казанда фестиваль ике ай дәвамында узган – башта һәр районда, аннары конкурсантлар тугыз номинация буенча шәһәр күләмендә көч сынашкан: вокал-соло, вокаль ансамбльләр, вокаль инструменталь ансамбле, хореография, конферанс, иң яхшы җыр музыкасы, иң яхшы җыр тексты, балалар өчен иң яхшы җыр, видеоклип.

Балаларны Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләре бәяләде.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, «Йолдызлык» – балалар талантларын ачарга мөмкинлек бирә торган әһәмиятле проектларның берсе. «Бу – бик якты, матур, әһәмиятле проект, биредә безнең йолдызчыкларыбыз кабына. Балалар гомумроссия дәрәҗәсенә генә чыгып калмый, чыннан да йолдызга әйләнәләр – моңа мисаллар бик күп. Иң мөһиме – балалар үз көчләрен, сәләтләрен шушындый зур мәйданчыкларда сынап карый ала. Без аларга һичшиксез ярдәм итәчәкбез», – дип йомгаклады И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.03.2019
Барлык яңалыклар