2040 елга кадәр Казанда пассажирлар транспортының барлык төрләрен үзара бәйле үстерү өчен 17 транспорт-күчеп утыру төене булдыру планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
Транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү шәһәр үсеше динамикасында төп күрсәткечләрнең берсе, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә. Өч ел элек без Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе каршындагы Транспортны планлаштыру бюросын төзедек. Ул вакытта без мондый структураның булмавы шәһәр үсешен тоткарлавын аңладык. Бюро үзенең әһәмиятен без Казанның яңа Генераль планын кабул иткәндә раслады. Бүген шәһәр үсеше планында төп мәсьәләләр җәмәгать һәм шәхси транспорттан файдалану мөмкинлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Болар барысы да транспорт планлаштыру бюросын төзү өчен этәргеч булды да инде», – диде Илсур Метшин.
Әйтик, 2017 елдан белгечләр төрле катлаулылыктагы 200-дән артык проект эшләде. Бюро эшенең үзенчәлеге шәһәр структуралары белән хезмәттәшлек итүдән гыйбарәт, ул шәһәр халкы өчен иң нәтиҗәле булган транспорт чишелешенә ирешүгә юнәлдерелгән. Бюро эшчәнлегенең төп юнәлеше – шәһәрнең транспорт үсеше өлкәсендә проект-эксперт эшен алып бару.
«Агымдагы елда транспорт модельләштерүенең 19 проекты каралды, алар арасында, мәсәлән, «Савин хаус» торак комплексы, «Садовое кольцо» торак комплексы, Спартаковская урамындагы ТК һәм башкалар бар. Бюро белгечләре башкарма комитетының башка бүлекчәләре белән берлектә иң әһәмиятле транспорт проектларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәрне анализлау һәм әзерләү буенча эш алып бара. Шулай итеп, хәзерге вакытта төзелеп бетүче Зур Казан боҗрасы өлешен трассировкалау вариантлары эшләнелде. Проектлаучылар белән бергә Вознесение тракты буенча карар эшләнде, Оренбург тракты дублер-юлы проектын гамәлгә ашыруга тәкъдим ителде», – дип сөйләде Тимур Кадыйров.
Торак һәм социаль инфраструктура үсеше белән бергә элеккеге сәнәгать зонасын комплекслы үзгәртеп кору күздә тотыла, дип билгеләде Т.Кадыйров.
Бюро эшенең аерым юнәлеше – транспорт-күчеп утыру төеннәре системасын формалаштыру. «Алар метро станцияләре, тимер юл станцияләре һәм вокзаллар янәшәсендә пассажирлар транспортының барлык төрләрен үзара бәйле үстерүне тәэмин итү өчен оештырыла һәм планлаштырыла. Барлыгы 2040 елга кадәр Генплан тарафыннан 17 төен булдыру планлаштырылган. Бюро белгечләре Әбҗәлилов урамындагы транспорт-күчеп утыру төене кысаларында принципиаль карарлар эшли», – дип билгеләп үтте спикер. Транспорт төене булачак «Рус-Алман Швейцариясе» табигый паркы территориясенә керү юлларының берсе булырга тиеш.
Искәртеп узабыз, бүген Рус-Алман Швейцариясен үстерү концепциясен проектлау бара. Табигатьне мөмкин кадәр саклап калырга – минималь тыкшыну белән төзекләндерү үткәрергә тәкъдим ителә. Т.Кадыйров билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шуңа күрә чик буе территорияләрендә шәһәр төзелеше белән уңай шартлар тудыру мөһим, ниндидер «фильтрлар». Шулай итеп, килүчеләр экопарк территориясенә җәмәгать транспортында җайлы барып җитә яки машинаны паркингта калдырырга һәм керү юлында барлык сервисларга керү мөмкинлеге алырга мөмкин. Шул ук вакытта территория антропоген йөкләнеш кичермәячәк.
«Хәзерге вакытта эшләнә торган транспорт-җәяүлеләр инфраструктурасы элементларын формалаштыру принципларында урам-юл челтәре территориясен комплекслы төзекләндерү эшләрен проектлауга нормалар һәм таләпләр, кагыйдәләр, аларны үткәрү тәртибе һәм шартлары бар. Барлык тәкъдимнәр халыкара тәҗрибәгә тирән анализ, комплекслы төзекләндерү эшләрен стандартлаштыру нигезендә әзерләнгән. Бу эш нигезләмәләрен формалаштыру нигезе булып табигый тикшеренү мәгълүматлары тора. Без төзекләндерү буенча киң сөйләшүләр уздырырга планлаштырабыз», – диде спикер.
«Бюро эшләп чыгарылган, тикшерелгән карарлар тәкъдим итә, әмма гамәлгә ашыру тулысынча финанслауга бәйле булачак. Бу хакта бүген сүз алып баруыбыз мөһим. Без халык мәнфәгатьләрендә куелган бурычларга эзлекле рәвештә ирешә алачакбыз», – дип йомгаклады Казан мэры.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрдә транспорт-күчеп утыру төеннәре юк. «Ләкин без бу урыннар өчен Генпланда участоклар калдырдык. Сүз дә юк, барысы да без икътисади ситуацияне ничек тиз арада ерып чыгуыбызга, бүгенге көндә сәнәгать, бизнес кичерә торган кризиска бәйле булачак. Ләкин бу мәңге дәвам итмәячәк, шуңа күрә без планнарны хәзер үк әзерлибез. Бүген инде беренче транспорт-күчеп утыру төеннәре – Әбҗәлилов урамы һәм Компрессор заводы проектлау башланды», – диде И.Метшин.