Казан Мэры сайтында “Тема” телетапшыруының стенограммасы бастырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Кичә Казан Мэры Илсур Метшин кунак булган “Тема” тапшыруының стенограммасы шәһәр башлыгының шәхси сайтында бастырылды.
Искәртергә кирәк, тапшыру “Эфир” телеканалында даими рәвештә чыга. Шәһәр башлыгы еш кына аның кунагы була. Тапшыруда ул шәһәрнең мөһим программалары турында мәгълүмат һәм тамашачылар сорауларына җавап бирә. Кичәге “Тема” мәгариф, аерым алганда шәһәрдә яңа мәктәпләр төзү, Казан укучыларының уңышлары мәсьәләләре, шулай ук Шәһәр көне һәм Юдино бистәсенең 100 еллыгын бәйрәм итү сорауларына багышланды.