Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.03.2022, 15:00

И.Метшин: «Чистарту корылмаларын реконструкцияләү – казанлыларның тормыш сыйфатына йогынты ясый торган стратегик проект»

Шәһәр башлыгы канализациянең биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү барышын тикшереп чыкты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март, Дмитрий Никитин). Казан Мэры Илсур Метшин бүген канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын тикшереп кайтты. Алар «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты һәм чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча региональ программа кысаларында алып барыла. Эшлекле киңәшмә барышында объектта кулланыла торган чит ил җиһазларының номенклатурасы һәм аны алыштыру буенча карарлар тикшерелде.

Канализациянең биологик чистарту корылмалары реконструкциясенең беренче этабы 2023 елда тәмамланачак

Чистарту корылмаларына масштаблы капиталь ремонт ясау (аларны 1974 елда файдалануга тапшырганнан соң беренче тапкыр үткәрелә) шәһәр үсешенә, торак һәм сәнәгать предприятиеләре төзелешенә ярдәм итәчәк, дип билгеләде Мэр. Хәзер чистарту корылмаларына көн саен 450 мең куб метр агынты сулар килә, алар чистартыла, ә аннан соң Иделгә кайтарыла.

«Проектны тормышка ашырганнан соң, без көн саен 650 мең куб метр канализация суларын кабул итә һәм чистарта алабыз. Бу шәһәр үсеше, күп фатирлы һәм шәхси йортлар, мәгариф һәм медицина учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләре кебек яңа объектларны канализация челтәрләренә тоташтыру өчен мөһим», – дип ассызыклады И.Метшин.

2023 елга тәмамланырга тиешле беренче этапта һава өрдергеч станцияне, икенче чираттагы песколовканы (агынты суларын механик чистарту корылмасын), дүрт беренчел һәм алты икенчел отстойникны (канализация һәм агынты суларын җыю өчен кулланыла торган сыешлык), дүрт аэротенкны реконструкцияләү планлаштырыла.

«Водоканал» МУП башлыгы Андрей Егоров шәһәр башлыгына ике аэротенк, ике икенчел отстойник, чистартылган агынтылар каналы, биш ләм насос станциясе, комны зарарсызландыру бинасы, трансформатор подстанциясе, үзәк бүлү подстанциясе һәм административ-көнкүреш корпусы бинасы төзелүе турында хәбәр итте. «Объектны төзекләндерү һәм модернизацияләү буенча барлык эшләр агынты суларны чистарту сыйфатын сизелерлек яхшыртачак», – дип билгеләп үтте Андрей Егоров. Канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләгәннән соң агынты суларны чистартуның нәтиҗәлелеге артачак – алар канализация өчен елгадан алган суга караганда чистарак булачак.

2023-2024 елларда үткәреләчәк икенче этап 1 нче номерлы рәшәткәле бина, беренче чираттагы агынты суларын механик чистарту корылмасын, сигез беренчел отстойникны, җиде аэротенкны, сигез икенчел отстойникны һәм башка эшләрне үз эченә алачак.

Импортны алыштыру мәсьәләләре якын арада хәл ителәчәк

Илсур Метшин объектның яңа икътисади шартларда эшләргә әзерлеге мәсьәләсен күтәрде. «Россиядә җитештерелгән төп технологик җиһазлар – предприятие объектларында (насос станцияләрендә, су алу һәм чистарту корылмаларында) урнаштырылган насос агрегатлары, бик-көйләү арматурасы, үткәргеч торбалар өлеше 70% тан артык тәшкил итә. Ә 2013 елдан башлап предприятие Россия территориясендә җитештерелә торган химик реагентлардан гына файдалана», – дип хәбәр итте А.Егоров.

Ул билгеләп үткәнчә, биологик чистарту корылмаларында урнаштырылган чит ил җиһазлы канализацияләрнең күпчелек өлеше техник характеристикалары һәм параметрлары буенча үзебездә җитештерелгән яки Азия регионы илләрендә җитештерелгән аналогларга ия. Хәзерге вакытта билгеләнгән чит ил җиһазларының тулы номенклатурасы формалаштырылган, Европада һәм башка илләрдә җитештерүгә бәйле булмаган аналогларны кертү эше алып барыла. Шуңа бәйле рәвештә канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча проект документларына үзгәрешләр әзерләнә.

«Әлеге проектта чит ил җиһазлары каралган иде, алар арасында насос җиһазлары, анализ приборлары һәм башка махсуслаштырылган җайланмалар бар. Хәзер ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә җиһазларны үзебезнең аналогларга алыштыру мәсьәләләрен хәл итәбез», – дип хәбәр итте подрядчы оешма җитәкчесе – «ВТС» ҖЧҖ генераль директоры Рафис Сибгатуллин. Бу мәсьәләләр якын арада хәл ителәчәк.

Илсур Метшин Идел янында 60 миллионнан артык кеше яшәвен һәм суның торышы Казан халкының гына түгел, башка шәһәр һәм төбәкләрнең дә сәламәтлеге һәм иминлеге өчен мөһим булуын ассызыклады. Канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү – ул стратегик проект, барыннан да элек, казанлыларның киләчәк буыннары тормышы сыйфатына тәэсир итә. Килеп туган кыенлыкларга карамастан, безгә аны һичшиксез тәмамларга кирәк», – дип бурыч куйды Казан Мэры.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июнендә шәһәр башлыгы Татарстан башкаласының илдә иң масштаблы экологик проектларның берсен тормышка ашыра башлавы турында хәбәр итте. Канализациянең биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча масштаблы эш үз эченә 33 яңа объект төзелешен һәм гамәлдәге 22 объектны реконструкцияләүне ала. Проектны «Гипрокоммунводоканал. Санкт-Петербург» ҖЧҖ компаниясе эшләгән. Эшләрнең заказчысы – «ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Фоторепортаж
И.Метшин канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышын карап кайтты, 10.03.2022
Видеорепортаж
10.03.2022 14:20
И.Метшин канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышын карап кайтты, 10.03.2022
Барлык яңалыклар