Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2018, 16:21

И.Метшин: “WorldSkills хәрәкәтен үстерү амбицияләр өчен генә кирәк түгел”

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру өчен мәктәпләргә флагман-предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, дип саный Мэр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Алсу Сафина). Эшче һөнәрләр дәрәҗәсе һәм мәгариф сәясәтен гамәлгә ашыру барышында аны үстерү мәсьәләсен бүген мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәркүләм август конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин аеруча билгеләп үтте. Ул В.И.Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.

2019 елда Казан WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты кунакларын һәм катнашучыларын кабул итәчәк. Шәһәр башлыгы фикеренчә, бик күп оештыру эшләре көтә – кадрларны әзерләргә кирәк.

Шәһәр башлыгы искәртеп үткәнчә, күптән түгел казанлылар Сахалинда үткән эшче һөнәрләр буенча бөтероссия бәйгесендә катнаштылар. Казан 5 компетенция буенча чыгыш ясады, финалга өч компетенция буенча чыктылар - флористика, ресторан сервисы, пешекчелек эше, өч катнашучы кыз призлы урыннар алды. Татарстан командасы барлыгы 71 бүләк китергән, шул исәптән 33 алтын медаль. Гомумкоманда зачетында беренче урынны Мәскәү алды, икенче урында – Татарстан, өченче урында – Мәскәү өлкәсе.

“WorldSkills хәрәкәтен үстерү амбицияләрөчен генә кирәк түгел. Казанда чемпионат югары дәрәҗәдә үтәр, дип ышанам. Иң мөһиме аның казанлыларга һәм шәһәргә нәрсә калдыруы, - диде шәһәр башлыгы. – Хезмәт базарын анализлау ел саен бер үк әйберне күрсәтә – эшче белгечләр җитми”.

Илсур Метшин игътибар иткәнчә, эшче һөнәрләр абруе темасын Татарстан Президенты республиканың мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә күтәрде. “Эшче һөнәрләр шәһәр һәм республика өчен кирәк, без моны, мәктәпләрдә мәгариф сәясәтен гамәлгә ашырганда, истә тотарга тиеш”, - диде И.Метшин.

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, мәктәпләрнең югары һәм махсус урта белем бирү йортлары белән хезмәттәшлеген дәвам итәргә кирәк. “Практика әлеге юнәлешнең нәтиҗәлелеген күрсәтә”, - диде Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Шәһәркүләм август конференциясенең пленар утырышы, 27.08.2018
Барлык яңалыклар