«Бердәм Россия» Казан бүлегенең XXXIII конференциясендә биш еллык программага йомгак ясадылар һәм сайлауларга партиядән кандидатлар тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Алена Мирошниченко). Бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXXIII конференциясе узды. Конференцияне «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы, партиянең Казан бүлеге секретаре, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды. Конференциядә катнашучылар башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2020 елның 13-нче сентябрендә партиядән Казан шәһәр Думасына сайлауларда катнашачак кандидатларны тәкъдим иттеләр.
Утырышта «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, партия тарафдарларының җирле советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. 235 делегатның 138-е бар иде, карар кабул итү өчен кворум җитәрлек булды.
Илсур Метшин депутатларның һәм шәһәр хакимиятенең башкарган эшләре турында хисап тотты. «Биш ел элек без үз алдыбызга 12 өстенлекле бурыч куйдык . Алар барысы да гамәлгә ашырылды һәм арттырып үтәлде. Казанда футбол һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, Worldskills, башка күренекле халыкара чаралар югары дәрәҗәдә узды. Бу чорда 4 млн 124 мең кв.м торак төзеп, без төзелештә бик нык алга киттек. Торак фондына капиталь ремонт ясау темплары һәм сыйфаты буенча Казан Россия шәһәрләре арасында флагман булды», - дип ассызыклады ул.
Соңгы биш елда 39 балалар бакчасы һәм 13 мәктәп төзелде, 85 балалар бакчасы һәм 57 мәктәп капиталь ремонтланды. 2018 елда Казан дөньяның иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде. 2019 елда Казан юл хуҗалыгы торышы буенча Россиядә беренче урынны алды. Биш ел эчендә 1,5 меңнән артык ишегалды ремонтланган. Башкала халкының һәм кунакларның яраткан ял итү урыннарына әверелгән 98 парк һәм сквер заманча төс алды. Тулысынча кипкән ике күл - Зур һәм Якты Аккош күлләре Ядадан торгызылды. Казан югары технологияле медицина һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәре булды. Европа дәрәҗәсендәге медицина учреждениеләре булдырылды, 80-нән артык хастаханә һәм поликлиникалар ремонтланды, 100 спорт мәйданчыгы һәм 15 заманча спорт объекты төзелде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, спорт башкалада яшәүчеләрнең яртысы өчен диярлек тормыш стиленә әверелде. Медицина өлкәсендәге уңышлар белән беррәттән, бу казанлыларның 75,5 яшь тамгасына җиткән гомер озынлыгына уңай йогынты ясады. Бу биш ел элек булганнан 4,5 елга күбрәк.
Яшь казанлыларга ярдәм итүгә, аларның белем алуы һәм тормышта үз урыннарын табу мәсьәләләренә, тулы кыйммәтле ял вакытын оештыруга зур игътибар бирелде. Яшүсмерләр клубларын һәм шәһәр яны лагерьларын ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән эш алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үз тарихында беренче тапкыр Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексы, «Заречье» мәдәният йорты, «Мәскәү», «Сәйдәш» мәдәни үзәкләре һәм күптән түгел кушылган Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Ә 2019 елда Казан 2023 елгы Европа яшьләр башкаласы исеменә дәгъва кылучы шәһәрләр өчлегенә һәм Форбс версиясе буенча Россиянең иң перспективалы шәһәрләре унлыгына керде.
13-нче сентябрьдә узачак Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар - шәһәр үсешендә яңа этапның башлануы, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Партия конференциясендә Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителде. «Безнең киләчәккә планнарыбыз зур, һәм без аларны турыдан-туры президентыбызның яңа срокка сайлануы белән бәйлибез. Шушы еллар эчендә ирешкән бар нәрсә - Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендәге бердәм команда эшенең нәтиҗәсе. Шәһәр проблемаларының берсе дә аның шәхси игътибарыннан читтә калмый. Җавапсыз калган бер генә сорау да юк», - дип ассызыклады Казан Мэры.
«Безнең төп капиталыбыз - салым һәм җыемнар түгел, ә кешеләр. Һәм безнең өстенлегебез һәркем турында кайгырту булырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин партия әгъзаларына. Шуңа күрә сайлау алды программасы гражданнарның тәкъдимнәре белән тулыланырга тиеш. «Без һичшиксез шелтәләр, идеяләр һәм теләкләр туплаячакбыз. Программаны гамәлгә ашыруда сезнең белән без генә түгел, Казанда яшәүчеләрнең барысы да катнашачак», - диде шәһәр башлыгы.
«Алдагы ике бишьеллыкта да без үз алдыбызга югары һәм ирешмәстәй планкалар куйган кебек булган иде. Әмма монда - спорттагы кебек - йөкләнешләрсез лаеклы нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Без ирешкән биеклекләр - барлык казанлыларның бердәм, дустанә эшләве нәтиҗәсе. Һәм алдагы 5 елга без гүзәл Казаныбызны яңа чикләргә чыгарырга һәм аны тагын да уңайлырак, иминрәк, акыллырак, игелеклерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк чираттагы бурычларны куябыз. Бу аңа биредә яшисе, укыйсы, эшлисе һәм иҗат итәсе, гаилә корасы, балалар табасы һәм тәрбиялисе килгән шәһәр, хаклы рәвештә горурланырга мөмкин булган шәһәр булырга мөмкинлек бирәчәк. Без моны бергә эшләячәкбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.